Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хокукый актларга - аерым игътибар

Яңа Чишмә районында муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү коррупция профилактикасы юлының берсе булып тора.

"2015 -2020 елларга Яңа Чишмә муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру" муниципаль программасын үтәү йөзеннән җаваплы шәхесләр тарафыннан әлеге программаны тормышка ашыруга, шул исәптә муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Безнең районда әлеге бурычны башкару өчен район башлыгы боерыгы белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе В.В. Темников билгеләнгән.
Муниципаль норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре эшләнгән проектлар санының аз гына кимүен күрсәтә, тик 2017 елның 9 аеннан азрак - 70 (2016 елда алар 106 иде), өстәвенә 2017 елның 9 ае эчендә ачыкланган коррупциоген факторлар алтау, 2016 елның шул ук чорына да - 6.
Коррупциягә каршы экспертиза үткәрүдә җаваплы шәхес тарафыннан проектларга коррупциягә каршы экспертизаны сыйфатлы итеп үткәрү эше көчәйтелгән булуга да карамастан, проект документларын эшләүчеләр тарафыннан 2017 елның узган чорында коррупциоген факторлар үтеп керү очракларына юл куелган. Асылда исә, тиешле бәяләмәләрне (заключение) җирле үзидарә органнары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре адресына юллау нәтиҗәләре буенча ачыкланган коррупциоген факторлар исәптән төшерелгән (исключены) һәм аларны теркәргә рөхсәт ителмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев