Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына хәзерләнү кысаларында сезне "Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникалары" акциясен үткәрү турында"гы конкурста катнашырга чакырабыз.
Гаилә архивларыннан кыскача гына аңлатма язылган үз фотоматериалларыгызны биреп, сез фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт куйган туганнарыгыз һәм якыннарыгызның якты истәлеген саклый аласыз.
2017 елның апреленнән башлап, сез фоторәсемнәрне һәм башка материалларны сезнең өчен җайлы булган теләсә кайсы мәктәпкә китерә аласыз, анда аларны сканер аша уздырып кире үзегезгә бирәчәкләр. Фотоархив документларны сез Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә укучы балаларыгыз, оныкларыгыз аша да тапшыра аласыз.
Шулай ук сез ветеран, тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашкан кеше турында кыскача гына информация белән сканер аша уздырылган һәм телефонга төшерелгән фоторәсемнәрне e-mail га (cdtseshma@yandex.ru)җибәрә аласыз. Бөек Ватан сугышы чорында һәм шуңа якын араларда ясалган (төшерелгән) фотолар булса тагы да яхшырак.
Барлык сораулар белән Балалар иҗаты үзәге методисты Дарина Былинкинага мөрәҗәгать итәргә була (тел.: 2-23-39) яки "ВКонтакте" социаль челтәргә шәхсән хәбәр җибәрергә мөмкин.
Битараф булмагыз һәм Бөек сугыш турындагы халык хәтер-хатирәләрен саклауда үз өлешегезне кертегез!
Акция нәтиҗәләре буенча кешеләр һәм вакыйгалар турында кыскача комментарийлар (бирелгән), шулай ук фоторәсемнәр тәкъдим итүче акциядә катнашучылар турында мәгълүматлар белән Бөек Ватан сугышы фотохроникасының электрон архивы булдырылачак.
Электрон архив "ТР-ның милли музее" ГБУК-га Бөек Ватан сугышы музеена мәңгелек саклауга тапшырылачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев