Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме - иминлек һәм татулык

Чәршәмбе көнне, 16 декабрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән безнең районда булып китте. Аның белән урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре дә килгән иделәр.

Камил хәзрәт Сәмигуллин район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин белән берлектә Яңа Чишмә мәчетендә булып, район мәчетләре имамнары, татар авылларыннан АҖ башлыклары белән очраштылар.
Бергәләп өйлә намазын укыганнан соң, Камил хәзрәт җыелган халыкны Мәүлет бәйрәме (пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. туган ай) белән котлады, бу бәйрәмнең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде һәм имамнарның сорауларына җаваплар бирде. Ул шулай ук Акбүре мәчете имамы Харис Рамазановка, Сөлчәбаш мәчете имамы Газизулла Зартдиновка, Чертуш мәчете имамы Рәфгат Абдуллинга, Акбүре, Акъяр һәм Шахмай мәчетләрендә укыткан Рамилә Вәлиуллина, Исламия Закирова һәм Гөлзидә Гарифуллинага ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннан Камил хәзрәт Сәмигуллин үзен озатып йөрүчеләр белән бергә район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты.
Камил хәзрәт республикабыз мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге турында сөйләде, Болгар ислам академиясе оештырылгач, безнең мәчетләребездә дини белемле имамнар эшләячәк, дип билгеләп үтте (кызганычка каршы, мәчетләрдәге имамнарның күпчелеге олы яшьтә һәм аларның күпчелегендә тиешле белем юк - бу безнең районга да кагыла). Ул мәчетләрне ремонтлауда һәм тотуда ярдәм иткәне өчен район башлыгына рәхмәт белдерде һәм ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Вячеслав Козлов район җитәкчелегенең һәм иганәчеләрнең мәчетләргә һәм чиркәүләргә кулдан килгәнчә ярдәм итүен билгеләп үтте. Яңа Чишмә һәм Чаллы Башы мәчетләренә ремонт ясалды һәм зурайтылды, Волчья, Петропавел Бистәләрендә һәм Ленинода яңа православие чиркәүләре пәйда булды, районда православие һәм мөселман яшьләренең дустанә ярышлары үткәрелә башлады. Күп милләтле районыбыз халкының үзара килешеп яшәве сөендерә, мәчетләрдәге моңлы азан һәм чиркәүләрдәге чаң тавышы фәкать иминлек кенә китерсен иде", - диде район башлыгы һәм Камил хәзрәткә район халкы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Башка рәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Азат МУСИН Район башлыгы Камил хәзрәткә истәлекле бүләк тапшыра. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X