Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиңү скверындагы стелада исемлекләр тулылана

Бердәм Россия тарафыннан илдә тормышка ашырылучы "Тарихи хәтер" партия проекты бүген бик актуаль, мөһим һәм кирәкле, чөнки аның максаты - Россияне мәдәни һәм рухи-әхлакый яктан яңадан торгызу, патриотлык хисләрен һәм халыкның бердәмлеген үстерү .

Яңа Чишмә районында әлеге проект төрле юнәлешләр буенча башкарыла. Аның кысаларында байтак кына чаралар совет халкының фашист Германиясен Җиңүен билгеләп үтүгә багышланган. Болар : "Хәтер шәме", "Георгий тасмасы", "Ветеран янәшәдә генә яши", "Кызыл канәфер чәчәге", "Җиңү урманы", "Безнең Бөек Җиңү" автойөреше дип аталган акцияләр. Яңа буын Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган кешеләрнең каберләрен, сугышчыларның һәйкәлләрен - мемориаль корылмаларны һәм стелаларны карау - тәртиптә тотуны дәвам итәләр. Безнең районда барлыгы 28 һәйкәл исәпләнә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт кешенең исеме Җиңү скверы стеласындагы исемлеккә урнаштырылган: Петровичев Иван Павлович, Губкин Иван Петрович һәм Лузин Василий Григорьевич - Яңа Чишмәдән, Желтков Александр Иванович - Черемухово Бистәсеннән.
2018 елда Яңа Чишмәдән тагын дүрт якташыбыз исеме (ФИО) кертеләчәк. Бу Иголкин Валентин Михайлович (1926 елда туган), Ерофеев Александр Никитович (1922) , Поликарпов Александр Егорович (1917) һәм Әдәмсәдән Фәйрушин Миңнулла Дәүли улы (1914). Яңа Чишмәдә Совет урамындагы мемориаль комплекска шулай ук 1918 елда туган Фәйрушин Хасәнша Дәүли улының да исемен кертү (Әдәмсәдән) планлаштырылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев