Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы почта хезмәткәрләренә - редакциядән бүләкләр.

2021 елның 2 нче яртыеллыгына язылу компаниясе башланыр алдыннан «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе 1 нче яртыеллыкка язылу нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Почта хезмәткәрләре белән киңәшмәдә газетаның баш мөхәррире Азат Мусин аларны 2021 елның 1 апреленнән башланган 2 яртыеллыкка язылу кампаниясенең үзенчәлекләре, язылу бәяләре, акцияләр, ташламалы ункөнлекләр һ. б. белән таныштырды.

Аннан соң ул беренче яртыеллыкка язылу нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Әдәмсә почта бүлекчәсеннән хат ташучы Ләйсән Шишкина, Екатерина Бистәсе почта бүлеге начальнигы Елена Ерашова һәм Зирекле почта бүлеге начальнигы Оксана Сәлаховалар иң яхшы хезмәткәрләр дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев