Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ягымлы, көләч йөзле Мәдинә үз эшенең остасы»

Бу сүзләр «Агро-Основа» ҖЧҖнең Шахмай бүлекчәсендә машина белән сыер саву операторы Мәдинә Гавришева турында.

Яраткан эше

Ул шулай ук профессиональ пешекче-кондитер да әле, ләкин аның яраткан эше язманың башында атап үтелде.

Мәдинә Чаллы Башында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кулинария училищесында укый һәм бер ел РҮХ ашханәсендә эшли. Һөнәре ошый, еш кына хезмәттәшләрен алыштырып тора.

Кияүгә чыккач, туган авылында яши башлый, ләкин анда әлеге һөнәре буенча эш булмый. Шуннан соң Мәдинә, фермада 40 ел хезмәт куйган әнисе кебек үк, савымчы булып эшкә керә. 13 яшендә ул энесе Рәмис белән әниләре өчен эшкә йөргән, чөнки әнисе авыраган. Кыз анда беренче тапкыр саву аппаратын күргән. Олы яшьтәге савымчылар аны әлеге аппарат белән эш итәргә өйрәткәннәр. Һәм ул эшләгән. Иртә белән савымга барган, аннары мәктәпкә, аннан яңадан фермага. Ә кичен өйдәге сыерны савып, дәресләрен караган. Бу әниләре савыкканчы бер ел шулай дәвам иткән. «Авыр булды, ләкин әнием өчен тырыштым», - дип искә ала Мәдинә.

Һәм менә инде 28 ел ул көн саен иртәнге сәгать икедә торып, 3 сәгать 15 минутта үзенең 77 сыеры янына бара. Бу байтак, ди Мәдинә, гадәти төркемдә - 50 сыер. Ләкин ул барысына да өлгерә: сыерларны сава, су эчә торган җайланмаларын юа, чистарта.

Хәзер фермада сөтүткәргеч бар, әмма заманында аңа бидоннар белән дә эшләргә туры килгән. Мәдинә ай саен терлекчеләр сводкасында иң яхшы савымчылар рәтендә. Күптән түгел Мамадыштан һөнәре буенча иң яхшылар конкурсында 3 урын өчен медаль алып кайткан. Мәдинә 5 минут эчендә саву аппаратын сүткән һәм кире җыйган, ул моны Мамадыш районы сөт савучысыннан тизрәк эшләгән (8 минут). Әмма 2 урын турнир хуҗаларына эләккән, ә 1 урынга Арчаныкы ия булган. Безнең район 15 катнашучы район арасыннан 5 нче гомумкоманда урынын яулаган.

- Савымчы булуыма бер дә үкенмим, - диде ул. - Эшемне яратам. Һәм бу хезмәт өчен хәзер яхшы гына түлиләр дә әле.

Сәламәт яшәү рәвеше белән мавыгу

Физкультура һәм спортны Мәдинә мәктәптә укыган вакыттан ук үз иткән. Чаңгыда шуу буенча призлы урыннар алган, волейбол уйнаган. Һәм бүген дә ул үз шөгыленә тугры калган, өстәвенә өч баласын да моңа җәлеп иткән.

Кызлары - Алина һәм Роза шәһәрдә яшәп, төрле спорт төрләре буенча ярышларда, Мәдинә исә үзе Чаллы Башында волейбол буенча турнирларда катнашалар, кыш көне ул атнага бер тапкыр чаңгыда да йөри. Аның өендә ике комплект чаңгы бар - үзенеке һәм 9 нчы сыйныфта укучы улы Артурныкы. Февральдә «Россия чаңгы юлы»нда Мәдинә бронза медаль яулый. Еш кына улы белән бергә өстәл теннисы буенча мәктәп секциясенә йөри. Мәктәп укучылары белән парлашып уйный һәм шөгыльләнә. Алар улы белән үзләренең «Лада-Гранта» машинасына утырып, атнасына ике тапкыр бассейнга да баралар.

«Мин йөзәргә бик яратам,- ди ул. - Гомумән, безнең авылда спорт белән барысы да мавыга. Күптән түгел 4 команда арасында волейбол турниры булды, безнең команда 2 нче урынны алды. Уйнарга чакырганда, мин һәрвакыт барам».

Спорт белән мавыгудан тыш, Мәдинә инде 20 ел Рамазан аенда ураза тота. Ул шулай ук һәр иртә Украинада сугышчан хәрәкәтләрнең тизрәк тәмамлануы һәм тынычлык урнашуы турында Аллаһыга ялварып дога кылуы хакында да сөйләде.

Гадәти булмаган бүләк

Мәдинә беренче ире белән 17 ел гомер иткән. Тол калгач, сынмаган-сыгылмаган, ә эшләвен һәм балаларын үстерүен дәвам иткән. Дүрт ел элек ул икенче ире Вәли белән танышкан. Шахмай юлы чатыннан үз авылына кайтканда, юлда кул күтәрүче ир-атны күреп алган.

- Мин юлда кул күтәргән кешеләр яныннан узып китмим, һәрвакыт утыртам. Машинам булмаганда үзем ничек интеккәнемне яхшы хәтерлим. Йортымны рәсмиләштергәндә газ документлары, башка кәгазьләр белән ничә тапкыр Казанга, Түбән Камага барганымны искә төшерәм. Алты еллап юлда йөргәнмендер. Мин утыртып барган  ир-ат үзенең тракторчы булуын һәм Шахмайга Мамадыштан сезонлы эшче буларак килүен сөйләгән иде. Әмма ул очрашу бик истә калмады.

Бермәлне (45 яшем тулган көндә) фермага идарәче шалтыратты һәм миңа бүләк әзерләвен әйтте.  Мин аңа: «Өйгә алып кайтырга булмасын, фермага алып килмәгез», - дидем. Ул миңа: «Ярар, өеңә җибәрермен», - диде.

Эштән кайткач, ишетәм - йортта эт өрә. Чыксам, теге ир басып тора. «Бүләк дигәне сезме инде?», дигәч, «Әйе», - дип җавап бирде. Көлештек. Чәйгә чакырдым, чөнки юбилей табыны ял көннәренә планлаштырылган иде. Шул вакыттан аралаша башладык. Идарәче исә очрашканда еш кына: «Туган көнеңә ир бүләк иткәнемне хәтерлисеңме?», дип көлә.

Өй һәм гаилә

Вәли бар эшкә дә оста, күптән түгел яңа мунча өлгертте, мичне дә үзе эретеп ябыштырды. Чиратта терлекләр өчен сарай һәм үзенең ак «Грантасы» һәм иренең зәңгәр «Приора»сы өчен гараж төзү. Дүрт ел бергә гомер итү дәверендә өйдә күп яңарышлар барлыкка килгән. Ир белән хатын икесе дә бик ачык кешеләр. Тату яшиләр. Мәдинәнең улы Артур  да Вәлине уңай кабул иткән, үги әтисе егетне ир-ат эшенә өйрәтә, Артурның һәм Мәдинәнең спорт белән мавыгуларын хуплый.

- Сезнең гаилә башлыгы кем?

- Өйдә мин, хуҗалыкта ирем, - дип көлә Мәдинә, -Бу, әлбәттә, шаяру гына. Барысын да бергә эшлибез. Әгәр дә минем вакытым булмаса, Вәли ризык әзерләргә дә мөмкин.

100 квадрат метрлы зур матур йорт дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. 2010 елда тапшырылган. Акчаларның бер өлешен дәүләт субсидияләгән, ә калган өлешен Мәдинә түли. Аена өч меңнән азрак чыга. Шуңа күрә ул бик канәгать. Аны бу программага зур стажлы һәм династияне дәвам итүче алдынгы савымчы буларак керткәннәр - әнисе һәм әтисе гомер буе колхозда эшләгәннәр. Мәдинә әтисе Хафиз абыйның өч авылга бердәнбер эретеп ябыштыручы булуын сөйләде. Ул 42 яшендә вафат була, моңарчы 5 ел чирли. Әнисе 38 яшендә ике баласы белән тол кала, Мәдинәгә ул вакытта 11 яшь була. Алар белән тагын әбиләре -  әтисенең әнисе дә яши, ул оныкларын тәрбияләргә булыша, килене белән тагын 20 ел бер түбә астында гомер итә.

 

Уңайлы бүлмәләр заманча эшләнгән һәм җиһазландырылган. Хуҗабикә бик чиста кеше икәне әллә каян күренеп тора. Бер бүлмә шәһәрдә яши торган ике оныкларының уенчыклары белән тулган, кызлары аларны җәен кунакка кайтаралар. Әнисе өчен аерым бер бүлмә каралган. Миннегаян апа Чаллы Башында үз йорты белән яшәсә дә, төннәрен кызы янында куна. Вәли көн саен аны алып килә һәм алып китә. Энесе Рәмис хатыны белән авылда яши, алар Мәдинә белән бер-берсенә һәрнәрсәдә ярдәмләшеп торалар.

Хуҗалыкта бер сыер бар. Күптән түгел ул бозаулаган. Мәдинә тана бозауның икенче савым сыеры булачагын әйтә,  ә аннары, сыерлар санын, бәлки, өч-дүрткә дә җиткерерләр. Җитез Мәдинә сыерны фермага киткәнче тиз генә сава, ә ашату, астын чистарту белән, нигездә, ире һәм улы шөгыльләнәләр. Хуҗалыкта тагын тавыклар һәм йорт сакчысы - Рекс кушаматлы эт тә бар. Моннан тыш, Рекс чиратлары җиткәндә, авыл көтүен дә бик яхшы көтә икән.

- Без аның үз эшен яхшы белүенә гаҗәпләнәбез. Сыерлар тирәли арымыйча йөгерә, таралырга ирек бирми. Көтү көтәргә үзен генә җибәрсәң дә була, - дип көлә Мәдинә.

Барысына да көч һәм вакыт җиткерә белә

Мәдинәнең бар нәрсәгә дә өлгер булуына без гаҗәпләнәбез. Бу бит көненә ике тапкыр 78 сыерны саву (үзенекен дә исәпләп), өй эшләрен алып бару,  тәмле ризыклар әзерләү. Өстәвенә, бакча белән шөгыльләнү, бакчадагы байтак кына чәчәкләрне карау (аның тагын бер яраткан шөгыле). Ә ел әйләнәсендә спорт: бассейн, күнегүләр, ярышлар да бар. Моннан тыш, Мәдинә клубта чаралар һәм концертларның даими тамашачысы: ул өйдә генә утырмый, аралашырга ярата. Ничек арымый ул, дисезме? Тумыштан көчле һәм чыдам булганга күрәдер, мөгаен.

- Әйе, организмым шундыйдыр инде, - дип ризалаша ул. - Көчле булырга спорт та ярдәм итә. Ләкин мин бөтенләй арымыйм, дип әйтә алмыйм.

- Чираттагы ял вакытында берәр җиргә ял итәргә барасызмы соң?

- 30 ел эчендә бер тапкыр да санаторийга барганым юк. Тәкъдим итүчеләр булмады, диимме соң.

- Мөгаен, мондый хезмәткәрнең эше тукталмасын дип теләгәннәрдер.

- Шулайдыр, - ди ул да, елмаеп кына. - Әмма Татарстанда гына булса да, андый урынга яки ял йортына барырга бик телим.

Ягымлы, шат йөзле Мәдинә тыныч, көчле хатын-кыз. Аның ышанычлы кеше булуы сизелеп тора. Ул ачык кеше, аның тормыш позициясе актив. Кыскасы, аңа һәрвакыт таянып була, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев