Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз — җиңүче

Яңа Чишмәдә туып-үскән Булат Хәйруллин 17 яшендә бокс буенча Мәскәү чемпионы булды.

Булат — Яңа Чишмә спорт мәктәбен тәмамлады, хәзер Мәскәү шәһәрендәге Олимпия резервы мәктәбенең 2 курс студенты.

Бу зур Россия бокс ярышлары ел саен үткәрелә. Узган ел беренче курс студенты Булат бишенче булган иде, ләкин быел ул үзенә «алтын» яулау максатын куйган. Һәм шулай булган да!

Аның яшьтәшләренең күбесе урта мәктәптә укый, ә ул инде Россия башкаласы чемпионы! Олимпия резервы мәктәбенә күп кенә республика һәм төбәк ярышларында призер булгач керә. Чөнки анда бары тик югары нәтиҗәле спортчыларны гына алалар. Булат төрле беренчелекләрдә һәм ярышларда 1 курстан ук катнаша. 

Чемпионатта аның авырлык категориясендә 16 спортчы көч сынашкан. Булат жирәбә буенча 4 көрәшкә эләгә һәм барысында да җиңүче була. Мәскәү клубларының иң яхшы вәкилләрен дә җиңә.

— Булат, син үзеңне җиңәрмен дип уйладыңмы?

— Әйе, мондый хис булды. Бу юниорлар ярышлары буенча соңгы ел, киләсе елда өлкәннәр категориясендә шлемнарсыз бокс белән шөгыльләнәчәкбез. Җиңәргә һәм барысына да, беренче чиратта, үземә көндәлек күнегүләрнең юкка гына үтмәгәнлеген исбатларга вакыт җитте, дип уйладым.

— Көрәш авыр булдымы?

— Финалда көндәшем физик яктан көчсезрәк кебек иде, әмма бераз җайсыз, «пычрак» уйнады, дип әйтимме соң инде, ягъни кагыйдәләрне һәрвакытта да үтәмәде. Ләкин, минемчә, көрәштә физик көч һәрвакытта да барысын да хәл итми. Бокс — уйларга кирәк булган спорт төре ул. Кайвакыт көч түгел, ә тизлек, чыдамлык һәм реакция җиңә.

— Кызык икән. Психологик әзерлек мөһимме соң?

— Әлбәттә. Мәсәлән, күнегүләрдә барысы да уңышлы булган спортчылар бар, әмма ярышларда алар «йомшаралар», чөнки психологик яктан көрәшкә әзер булмыйлар. Миндә дә, әз генә булса да, шундый мандраж бар. Безне моны җиңәргә өйрәтәләр. Вакыт узу белән бу көйләү осталыгы кемгәдер иртәрәк, кемгәдер соңрак булса да килә, әлбәттә. Мондый хәл һәркемдә дә бар. Танылган Майк Тайсонның тренеры Кас Д* Амато әйткәнчә: «Герой да, куркак та курка. Ә менә бары тик герой гына куркуын җиңә һәм аны көндәшенә проекцияли, ә куркак — кача».

-Без дүрт көрәштә дә, аягыңда травма булса да, җиңүеңне беләбез.

— Әйе. Бер атна элек күнегүләр вакытында тездәге сеңер тартылды. Башта хәтта йөри дә алмадым һәм көрәш якынлашкан көннәрдә дә тулысынча реабилитацияләнергә өлгермәдем. Сорау туды: катнашыргамы, юкмы. Табиб рөхсәт бирә, спортчының хәлен карый — тикшерә. Әгәр спортчы тикшерүне узмаса, көрәшкә кертмиләр. Ә мин түздем, боксировать итә алдым һәм табиб рөхсәт бирде. Ярышлар алдыннан йөрергә авыр иде, әмма соңыннан әкренләп җайланды кебек. Авырту аркасында көрәштә бераз кыенрак булды.

— Мондый җиңү икеләтә кыйммәтле. Өченче як та бармы соң?

-Безнең мәктәптән минем авырлыкта мин һәм тагын бер боксчы, минем дустым чыгыш ясады. Ул ярымфиналда мин финалда җиңгән кешегә җиңелде. Җиңдем дә, дустым өчен дә «үч алдым» дип әйтергә була (әлбәттә, Булат елмаеп куйды).

— Район спорт мәктәбендәге беренче тренерың Леонид Шабалин сине боксчы буларак танытты бит.

-Әйе, әлбәттә, минем барлык җиңүләрем Леонид Юрьевичның казанышы. Мин аны бик хөрмәт итәм. Нәкъ менә ул безгә бокска мәхәббәт тәрбияләде һәм яңа максатларга ирешергә этәрде. Шулай ук аңарда шөгыльләнүче Никита Кузнецов (минем дустым) белән Мәскәүгә күчендек. Татарстанда башкала турнирларында җиңү яулаган боксчылар аз. Олимпия резервы мәктәбендә укыр өчен күп җиңүләр яуларга кирәк. Һәм моның барысына да Леонид Юрьевич белән бергә ирешелде. Ул бары тик хезмәт һәм тырышып күнегүләр ясау гына җиңүгә китерәчәк, дип ышандырды. Вакыт узган саен, көндәшләр дә елдан-ел көчлерәк булачагын күрәм. Әгәр дә мин тырышып күнегүләр ясамасам, мин берни дә отмаячакмын.

— Мәктәптә укуың турында сөйлә әле?

— Иртәнге сәгать җидедә бездә мәҗбүри зарядка. Аннары иртәнге аш һәм иртәнге 9да — беренче тренировка. Аннан соң душ, киенү һәм уку. 12дән 16.30га кадәр без укыйбыз. 17:00 сәгатьтә икенче кичке тренировка. Аннары сәгать җидегә кадәр без тулысынча аяк өстендә, ягъни бокс белән мәшгуль, ә 10да инде отбой. Көн саен шулай. Күпчелек вакыт күнегүләр белән үтә. Көн тәртибе катгый. Ял — якшәмбе көнне генә. Кинога яки башка җиргә барырга була. Кемдер йөри, бара (кемнең хәле бар). Ә кемдер йоклый, көч җыя, киләсе атнага әзерләнә. Мин икенче төркемгә керәм: күнегүләр һәм уку гына. Безне атказанган спорт мастерлары, Россиянең атказанган тренерлары — Юрий Грачев һәм Вагиф Ширинов өйрәтә. Вагиф Ширинович шулай ук Азәрбайҗанның атказанган тренеры да әле.

— Бүлмәдә кем белән яшисең? Яшәү шартлары, туклану, стипендия нинди?

— Бүлмәдә Никита Кузнецов белән бергә яшибез. Ул инде 4 нче курста.
Тулай торак бик шәп. Стипендия кечкенә, әмма акчага бик мохтаҗ түгел, без анда бөтен нәрсә белән дә тәэмин ителгән. Безне бушлай ашаталар, ярышларга алып баралар, спорт формасы бирәләр. Тулай торак өчен түләргә кирәкми. Дәресләр өчен барлык шартлар да бар. Әлбәттә, уку кыйммәт. Ләкин без бюджетта укыйбыз. Спорт стипендиясе дә бар, ул югары. Ләкин аны алу өчен спорт мастеры нормативын үтәргә һәм ил җыелма командасына эләгергә кирәк.

Булат фикерләрне төгәл, ышанычлы итеп әйтә. Җавапларыннан күренгәнчә ул гомуми белем бирү дисциплиналарында уңышлы икәнлеге сизелә.

— Син, мөгаен, барлык фәннәр буенча да отличниктыр?

— Әйе, мин яхшы укыйм. Безнең мәктәптә спорт нәтиҗәсе дә мөһим, укуда да артта калырга ярамый. 10-11 сыйныфлар өчен уку программасын без 1 курста үттек, хәзер бездә махсус үсеш дисциплиналары, спорт дәресләре күбрәк: тренировкалар үткәрү кагыйдәләре, кеше анатомиясе. Әгәр балалар һәм өлкәннәр тренеры булырга теләсәң күнекмәләр бирәләр.
Мәскәү чемпионатында җиңүе белән Булат үзенә май аенда Владикавказда узачак Россия Беренчелегенә юллама яулый. Ул анда инде өч тапкыр катнашкан, ләкин призерлар рәтенә кермәгән әле. Беренчелектә спорт мастеры нормативын үтәү мөмкинлеге бар (хәзер ул кандидат), чөнки бу А классы ярышлары. Булатның шундый дәрәҗәдәге ярышларда ике "бронза"сы бар. 

— Быел үз алдыңа нинди бурычлар куясың?

— Спорт мастеры нормативыннан тыш, Россиянең яшьләр җыелма командасына эләгү. Владикавказда беренчелектә ким дигәндә өч призер арасына эләгү. Иң яхшысы, әлбәттә, җиңүем. Бу очракта Европа чемпионатына бару мөмкинлеге булачак.

— Син кайсы боксчыга охшарга теләр идең? Бу спорт төрендә синең кумирың кем?

— Баштан ук Майк Тайсон булды һәм шулай калачак, — дип дәртләнеп җавап бирә Булат. — Миңа шулай ук Мөхәммәт Али, Рой Джонс ошый. Бу дөнья бокс легендалары. Совет боксчыларыннан Борис Лагутин, ул Совет боксының легендасы.

Булат боксның үзендә дисциплина, сабырлык, рухи һәм ихтыяр көче кебек сыйфатларны тәрбияләвен әйтә. Ул аларны чын боксчының төп сыйфатлары дип саный. Боксчы таланты бармы синдә, дигән сорауга: "Монда талант дип хезмәт сөючәнлекне атау яхшырак булыр. Кайберәүләрдә талант бар. Ләкин ул һәркемгә дә бирелми. Шулай да эш сөючәнлек барыбер өстенлек ала, дип җавап бирде.

— Бокс, спорт белән шөгыльләнүеңә шатмы син? Әтиең һәм әниең синең белән горурланалармы?

— Тормышымны спорт белән бәйләвемә бик шатмын. Бокс — минем тормышым. Минем әтием дә балачактан ук спорт белән шөгыльләнә иде. Ул миңа беренче булып спортка мәхәббәт тәрбияләде. Үз авылында зур спортчы булган, аны барысы да нык хөрмәт итте. Шуңа күрә киләчәктә мин балаларыма бу хакта сөйләргә һәм шулай ук, аларның да спорт белән шөгыльләнүләрен телим.

Булат мәктәпне тәмамлаганнан соң профессиональ бокс клубларына күчү планы барлыгы турында сөйләде.

— Кемдер һәвәскәр бокс белән шөгыльләнергә ярата, кемдер Олимпия чемпионы булырга хыяллана, — ди ул. — Минем хыялым — профессиональ бокс буенча дөнья чемпионы булу.

Булат билгеләнгән максатларга ирешер, дип ышанасы килә. Ул дөрес егет, тырыш, хезмәт сөючән. Тыйнак булса да, бик максатчан. Ул барысын да эшли алачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев