Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз — республика чемпионаты призеры

Өлкән яшьтәге гражданнар, балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында компьютердагы күп төр ярыш буенча «Буыннар бәйләнеше» дип аталган республика чемпионаты 2 этапта уздырылган.

Беренче этап Яңа Чишмә районында биш гаилә командасы арасында узган. Район этабында Екатерина Бистәсеннән өч кешедән торган Киселевлар гаиләсе җиңгән: Мария Васильевна, аның улы Михаил һәм Михаилның әбисе Татьяна Леонидовна.

Финал этабы Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ — паркта узган һәм безнең җиңүчеләр анда катнашкан. Алар түбәндәге конкурс биремнәрен үтәгәннәр: смартфонда — Яндекс эзләү системасында эшли белү, шулай ук цифрлы мохиттә мәгълүмати һәм финанс куркынычсызлыкны күздә тотып эшли белү.

Чемпионатның һәр номинациясендә шәхси беренчелектә җиңүчеләр билгеләнгән. Өлкән яшьтәге катнашучылар арасында Татьяна Леонидовна Киселева 2 урынга ия булган. Ул медаль, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнгән.

 Өлкән яшьтәге гражданнар, балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында компьютердагы күп төр ярыш буенча «Буыннар бәйләнеше» дип аталган республика чемпионаты 2 этапта уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев