Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбызның иҗат җимешләре

21 нче март – Дөньякүләм Шигърият көне.

Шигърият – ул үзе бер тылсым диләр. Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала. 21 нче март – Дөньякүләм Шигърият көне билгеләп үтелү дә юкка гына түгел. Шул уңайдан, җирле шагыйрәләребезнең берсе Галимова Фәрдана Фоат кызының берничә шигыре белән танышып китәрбез.

Әнкәйләргә сәҗдә кылар идем
Кылар идем үлмәс булырлык
Я булмаса кояш итәр идем
Шушы җирдә мәңге торырлык...
Кояш булып һәркөн җылытсын да
Ж,ылытсын ул җанны, хисләрне
Тоеп торып әнкәй җылысын мин
Җылыналсам иде кичләрен...
Җаным белән мәңге сөярмен мин,
Сөярмен мин сине, күңелеңне
Әнкәй җаным, башым иям сиңа
Иям сиңа, белик кадереңне.
Балалар, дип гомерең үтте синең
Балалар дип, янып яшәдең,
Үз гомреңне сансыз аямыйча
Яшеннәрдәй,әнкәй яшьнәдең...
Инде хәзер ,оныкчыклар үсте,
Бер гасыр бит гомер яшәлгән
Бик яратып, сине хөрмәт итеп
Карт әбием, диеп дәшәләр.

Барысы да сине сөя әнкәй
Без бурычлы синең каршыңда.
Белми генә әйтмәгәннәр икән:
Җәннәт әнкәйләрнең аяк астында...

Аллаһ Тәгалә сәламәтлек бирсен
Үз акылыңда, үз аңыңда булып
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Аякларың белән йөри алып,
Тулы иман белән,
Ахирәткә шулай күчсәңче...
Амин....

**********************

Карлы яңгыр,тимә тәрәзәмә,
Тимә әле янган йөрәккә...
Сагышларым минем болай да күп
Салкыннарың миңа кирәкме?..

Өшетмәле,яңгыр,өшетмә син,
Күңел җылым алма,суытма.
Болай да бит салкын алды җанны
Салкыннарың белән куркытма...

Карлы яңгыр,син бит,көз яңгыры,
Явасың бит,димәк кирәктер....
Тик мин генә менә, монда калам,
Минем кебек димәк,сирәктер...

Җылы йөрәк мәңге риза булмас,
Синнән китмәс әгәр яратса.
Узып китсен ,әгәр риза булса,
Салкыннарын,әгәр таратса....

*******************

Туган авылым,минем Шахмаем!
Син бит минем йөрәк тибешем...
Бер җирдә юк,синдәй матур авыл
Сине сагынып,җырлап килүем!...

Нинди матур синең тау башларың,
Нинди гүзәл чишмә буйларың...
Мәңге китмәс булып кайтасың да,
Аерыла алмый уйларың ...

Ул талларың, яшьлек елларының
Һаман әле безне сагына...
Карт имәннәр көтә һаман безне
Үтелсә дә еллар тагын да...

Искә төшә сихри матур кичләр...
Ай-йолдызлы авыл урамы.
Мөмкинме соң аны онытырга?
Оныттырып аны буламы?...

Тальян гармун тарткан егетләрне
Өлфәт,Тәлгать, безнең Рафикларны?..
Мәңге китмәс инде күңелләрдән
Яшьлек белән үткән җырларны...

Яшә авылым,мәңге үлмәс булып
Хәтирәләр сине яшәтсен!
Киләчәкле булсын өмет язың
Син яшәргә тиеш-яшәрсең!...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев