Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлегендә хезмәттәшен искә алганнар

2023 елның 23 сентябре — хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Яңа Чишмә ЭЭБ хезмәткәре, милиция лейтенанты Николай Якунинны искә алу көне.

Бу көнне иртән ЭЭБ бинасындагы мемориаль такта янында полициянең шәхси составы, ЭЭБ начальнигы вазыйфаларын башкаручы Артем Зиновьев һәм ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов катнашында митинг узган.

— Без хезмәттәшебезне мемориаль тактага чәчәкләр куеп һәм бер минутлык тынлык белән искә алдык, — дип хәбәр итә безгә Вәлиҗан Мохсинов. — Митингтан соң без ЭЭБ начальнигы Александр Митрясов белән Чирмешән районының Күтәмә авылына Николай Якунин каберенә бардык, анда безне Чирмешән ЭЭБдән хезмәттәшләребез — полиция начальнигы Юлдус Билалов һәм ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Наилә Массаровалар каршы алды. 

Николайның каберенә чәчәкләр куйганнан соң, без аның әнисе Валентина Филипповна янына юл тоттык. Ул безне иң кадерле кунакларын кебек каршы алды. Хәзер аңа 81 яшь. Улының үлеменнән соң 29 ел вакыт узса да, ул улын югалткан фаҗигале көнне бик яхшы хәтерли. Өлкән яшьтәге ана кеше үзенең күз яшьләрен яшерә алмады. Без аңардан хәлләрен сораштык, нинди дә булса проблемалары бармы-юкмы икәнлеген белештек, кирәк була калса, ярдәм итәрбез дидек.

Валентина Филипповна кайгыртуыбыз өчен безгә рәхмәт белдерде һәм аның барысы да яхшы булуын әйтте (хәер, кайвакыт аяклары гына авырта), ул улы Александр, килене Наталья гаиләсендә яши. Оныгы Николай (аңа һәлак булган улы хөрмәтенә бу исемне кушканнар) армиядән кайткач Яр Чаллыда эшли. Алар барысы да әбиләрен бик кайгырталар.
Ул безне исәнлек-саулык теләп озатты һәм Николайны искә алуыбыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хушлашыр алдыннан без аңа азык-төлек җыелмаларын тапшырдык, якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне белән котладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев