Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә гимназиясендә мәктәп яны лагеры үз ишекләрен ачкан

30 майдан Яңа Чишмә гимназиясендә көндезге «Пчёлки» хезмәт һәм ял лагеры эшли башлаган. Ленинодагы якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар каникулның беренче көнен Изге Чишмәдә үткәргәннәр

Уку елының һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Спорт һәм храм - һәркем өчен» проектының тәмамлануы уңаеннан ял итү өчен искиткеч матур урын сайланган.

«Изге чишмә» - су эчеп, купельдә коенып ял итә торган урын. Чишмәнең шаулап аккан суы безгә сафлык, чисталык һәм гармония бүләк итә. Әлеге чишмәгә авыл халкы гына түгел, ә башка торак пунктлардан да кешеләр килә.

 Менә якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар да Сергий атакай, якшәмбе мәктәбе укытучылары Евгения Лаврова, Любовь Сидорова һәм Ленино мәктәбе укытучысы Татьяна Валасеева белән бергә шушы матур табигать кочагында ял итәргә булганнар.

Шашлык әзерләп, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнаганнан соң, балалар битләрен купельдә юып (ә кайберләре, хәтта коенганнар да), беседкада шигырьләр укып утырганнар.

Чишмәгә килү, балаларга кече ватаннарының матур бер җирендә булырга һәм вакытларын файдалы үткәрергә мөмкинлек биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев