Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләр СВО зонасындагы сугышчыларга ярдәм итәләр
184
0
Социаль хезмәт алучылар һәм Интернат-йорт хезмәткәрләре «Кире кайтырга вәгъдә итәм» дип аталган акциядә катнашканнар.
2022 елның 24 февралендә илебез халкының тормышы «моңа кадәр» һәм «аннан соң»га бүленде. Азатлык һәм бәйсезлек, бәхетле киләчәк өчен көрәшне Россия алгы планга чыгарды. Безнең әтиләребез, бабаларыбыз, абыйларыбыз һәм якыннарыбыз Украина халкын нацизмнан азат итү буенча хәрби махсус операциядә катнашучы булдылар. Бу катлаулы вакытта Россия халкы хәзерге минутларда Ватанны яклаучы кешеләргә ярдәм итү өчен берләшә.
Яңа Чишмә Интернат-йортында яшәүчеләр дә читтә калмыйлар һәм хәзергесе вакытта ярдәмгә мохтаҗ булган СВО сугышчыларына һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар.
13 февральдә белгечләр интернат-йортта яшәүчеләрне «Кире кайтырга вәгъдә итәм» дигән район акциясендә катнашуга җәлеп иткәннәр. Әби - бабайлар бик теләп ризалашканнар. Алар кайнатма тутырылган савытларны бизәп, аларга солдатлар өчен теләкләр белән язулар беркеткәннәр.
«Без егетләребезнең иң кыю һәм чыдам булуларына, алар эшләгән эш уңышлы килеп чыгачагына ышанабыз! Бу кайнатманы алар тәмләп ашасыннар һәм безнең ярдәмебезне тойсыннар иде!»- ди интернат-йортта яшәүче Нина Алексеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев