Яңа Чишмә Интернат-йортында инсультны профилактикалау турында әңгәмә үткәргәннәр
29 октябрь — Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне
Яңа Чишмә Интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Вера Вәлиуллина социаль хезмәтләр алучылар белән «Инсультны профилактикалау» дигән темага профилактик әңгәмә үткәргән.
Инсультны профилактикалау — аның барлыкка килү факторлары белән вакытында көрәшүне күздә тота.
Баш миендәге кан әйләнешенең бозылуын кисәтү өчен кан басымын контрольдә тотарга, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен нормадан арту-артмавын тикшереп торырга кирәк.
Бу кагыйдәләр өлкәннәр өчен аеруча мөһим, чөнки еллар үтү белән баш мие кан тамырларында тискәре үзгәрешләр барлыкка килә.
Профилактика шулай ук тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан баш тартуны, яшәү рәвешенең актив булуын, стрессны киметүне һәм дөрес туклануны, табибларга вакытында мөрәҗәгать итүне дә үз эченә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев