Яңа Чишмә Интернат-йортында Май чабу бәйрәме булып узган
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат - йортында «Масленичные гуляния» дигән чара узган.
Социаль хезмәтләр алучылар өчен чараны «Көмеш волонтерлар» әзерләгән. Учак өстендә тәмле ботка, коймаклар пешергәннәр, самавырдан чәй эчкәннәр. Әлбәттә инде, карачкы янында әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр. Бәйрәм интернат ишегалдында узган, анда коляскаларга утыртып, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны да алып чыкканнар. Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысына да бәйрәм бик ошаган. Интернат - йорт администрациясе һәм социаль хезмәтләр алучылар бәйрәмне оештырган волонтерларга, ирекле ярдәмче Елена Захаровага зур рәхмәт белдерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев