Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә җире патриоты

2023 елның 1 маенда озак еллар ХХ партсъезд исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән Анатолий Михайлович Холинга 81 яшь тулган булыр иде.

Ике ел элек, 14 октябрьдә ул безнең арабыздан мәңгелеккә китте, ләкин ул үз тормышы турында кызыклы истәлекләр калдырды. Аларны безгә, редакциягә, Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре җибәрде (А. М. Холин 2012 елдан 2018 елга чаклы музейны җитәкләгән иде).

«1942 елның 1 маенда Яңа Чишмә авылында тудым. Мин гаиләдә бишенче бала идем. Әтием фронтта иде. Ярлы яшәдек, әни җыештыручы булып эшләде, өйне кием тегү остаханәсе итеп биреп торды. Әни тавыклар һәм казлар, сарыклар, сыерлар асрады, йорт яны участогы да бар иде.

1945 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 20 яшьлек апам вафат булды. Элек мәктәпләр, утын булмау сәбәпле, начар җылытыла иде, менә ул салкын тидереп, авырап китте һәм 1945 елның 1 сентябрендә вафат булды. Сугыштан соң май аенда әти 2 төркем инвалид булып кайтты. Колхозда гади колхозчы булып эшләде. Ашау-эчү, кием ягы да начар иде.

Җәй буе ат кузгалагы, кычыткан белән тукландык, иртән-иртүк торып апам белән капчык алып, Попов почмагына, кичке аш өчен кузгалак җыярга китә идек. Әгәр әни ашка бер кашык сөт салып җибәрсә, бу инде зур бүләк булды. Икмәк урынына алабута орлыкларыннан камыр ясап ипи пешерде.

50 нче елларда икмәкне кибеттә сата башладылар. Кичтән чират алырга туры килә иде, кайвакыт ипи кибете янында куна да идек. Бер кулга берәр ипи генә бирделәр, бу җиде кешелек гаиләгә. Чәйгә татлы ризык урынына - киптерелгән чөгендер, башка ризыклар турында хыяллана гына идек. Икмәк пешерү урыны (пекарня) хәзерге «СемьЯ», «Авокадо» кибете урында иде.

Яз җитсә зур бәйрәм инде, чөнки бакчаларны казыганда узган елгы бәрәңгеләрне җыеп, чистартып кояшта пешердек. Өйдә бер карават, барлык балалар идәндә, салам матраста йоклады.

 Өйдә салкын иде, чөнки салам белән ягылган мич бик тиз суына иде. Өч гаилә өчен мунча бар иде, ул Шушма ярында урнашкан (кара мунча). Суны Шушмадан ташыдык, ә язын чиләкләр белән тауга менеп эрегән кар суларын алып кайта идек.

Яңа Чишмәдә коелар аз иде, ә суүткәргечләр 70 нче елларда гына барлыкка килде. 1950 елда мәктәпкә бардым, мәктәп тау башында иде, хәзер анда «Козлова М. И.» КФХ урнашкан.

 Әни миңа кафтаннан сумка текте, дәреслекләр өлкән апаларымнан калды. Виктор Андреевич һәм Мария Григорьевна Пузиковлар укытучыларым иде. Февральдән башлап мәктәптә колхозда яшелчә чәчү өчен көненә 100 данә тирес-торф чүлмәкләр ясарга куштылар. Барлык укучылар һәм укытучыларның елаганын, радиодан И.В. Сталинның вафат булуы турында хәбәр иткән көнне дә хәтерлим әле.

1956 елда мәктәпне башлангыч мәктәпкә әйләндерделәр һәм безне урта мәктәпкә күчерделәр, хәзер ул гимназия дип атала. Ике сменада укыдык, 4 сыйныф (а, б, в, г) сигезенче һәм шул ук санда югары сыйныфлар бар иде.

 Җәйге каникулларда беренче көннән соңгы көнгә кадәр колхозда - печән чабу, ашлык җыю, ындыр табагында эшләргә туры килде. Атлар җигеп комбайннардан бөртек ташыдык, өйгә бөтенләй диярлек кайтмый да идек, кырда - салам өстендә йокладык. Безне кырда ашаттылар, борчак ашы, татлы чәй эчүне хәтерлим.

 1958 елның 23 августында озакка сузылган авырудан соң әтием вафат булды. Сугышта алган ярасы күп сәламәтлеген алды шул, яшәү шартлары - акча, азык - төлек җитмәү үзен сиздерде, мичкә терлек астына җәелгән салам ягып өйне җылыта идек, утын сатып алу мөмкинлеге булмады. 9 нчы сыйныфка укырга бармадым. Мәктәп директоры мәрхүм Р.А. Дригерт өйгә килде, минем белән, әни белән сөйләште, мине мәктәпкә барырга күндерде, чөнки мин һәрвакыт ударниклар арасында почет тактасында булдым.

1960 елда мәктәпне тәмамладым, Горшково авылына укытучы булып барырга тәкъдим иттеләр, ләкин юлы да, РОНОда бер-ике аттан башка транспорт та юк иде, баш тартырга туры килде, шуннан соң Чистайдагы техник училищега электромонтерлыкка укырга кердем. Уку вакытында фатирда тордым, әмма түләргә акча юк иде, өстәвенә, ач килеш көне буе йөрисең, чөнки әни 12 сум гына пенсия ала иде.

 Укуны төгәлләргә өч ай калгач, укуны ташлап, өйгә кайтып киттем. Колхозга куяннар карарга эшкә урнаштым. Шул вакытта Попов почмагы янындагы фермага бару өчен велосипедлык акча эшләдем.

Шулай итеп, армиягә кадәр хезмәттә чыныгу алдым һәм 

Н.Е.Лихачев, А.М. Завалишина, И. П. Иванов һәм З. С., Мятлев, Л. Я. һәм А.Н Ведякиннардан тәҗрибә тупладым.  Төп остазым колхоз рәисе А.Е. Поликарпов иде, ул миңа армиядән соң институтта колхоз юнәлеше буенча укырга барырга ярдәм итте. 1961 елның ноябрендә Яңа Чишмә хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырылдым, 20 градустан да артык бик салкын көн иде, Чистайга кадәр ачык машинада 25 кешене алып бардылар, без машина туктаганда гына бераз җылынып алдык, чөнки барыбыз да кирза итекләр һәм телогрейкалардан гына идек.

Татвоенкоматта бүлгәндә ракета гаскәрләренә Хмельницкий өлкәсе, Славута шәһәренә кече офицерлар әзерләү хәрби училищесына эләктем, ә аны тәмамлагач, алга таба хезмәт итү өчен Көнбатыш Украинага, Волынск өлкәсенең Луцк шәһәренә җибәрделәр.

«Кариб кризисы» чорында хәрби дежурлыкта тордык. Гаиләдәге сәбәпләр буенча 1964 елда запаска җибәрелдем.

Һәм шул ук елда ветеринария институтының зоотехника бүлегенә укырга кердем. 1969 елда институтның гыйльми совет карары буенча аспирант булып кабул ителдем, әмма тагын шул гаиләдәге сәбәпләр буенча авылга эшкә кайтырга мәҗбүр булдым. А.Е. Поликарпов мине баш зоотехник, ә бер елдан соң үзенең урынбасары итеп куйды.

Ул вакытта хуҗалыкның 16,5 мең гектар җире бар иде һәм аңа Архангел Бистәсе дә керә. Анда Акъяр, Ленино аша бардык, башка юл юк иде.

1979 елда XX партсъезд исемендәге колхоз рәисе итеп сайландым.

Бу вакытта биредә 4500 баштан артык МЭТ, 1400 сыер, 6500 сарык, 4500 дуңгыз исәпләнә иде.

Сөт һәм ит, бөртек, яшелчәләр җитештердек. Хуҗалыкта эшләгән чорда бер тапкыр да банктан хезмәт хакы өчен, техника, нәселле терлекләр сатып алуга кредит алмадык, үз акчаларыбызга булдырдык. Ленинград өлкәсеннән айшир токымлы нәселле сыерлар сатып алгач сөтне 2500 литрдан 4800 литрга кадәр арттырдык.

Симертүдә тәүлегенә 1 килограммга кадәр артым алуга ирештек. Уңышны гектарыннан 30 центнерга кадәр җиткердек - бу ашламалар куллану хисабына.

Уңышларга авыл хуҗалыгының грамоталы белгечләре булу аркасында ирештек. Бу А.А. Клюшкин - баш инженер, А. С. Губкин - баш агроном, Р. Р. Ислямов - баш зоотехник, А. И. Зевакин - баш ветеринария табибы, партком секретаре А. И. Козлов, баш бухгалтер П. А.Селиверстова, баш икътисадчы Л. А. Попкова - барысы да югары белемлеләр иде.

Зур уңышка ирешүләре өчен агроном Х. С.Фәсхетдинов, В. Н. Пузиков, Фәрид Исхаков зур хөрмәт казандылар. Эш елларында хуҗалык табыш белән эшләде, рентабельлелек 10-25 процент тәшкил итте, игенчелек тә, терлекчелек тә зыянга эшләмәде. Ел саен эш нәтиҗәләре буенча ел ахырында өстәмә унөченче хезмәт хакы алдык.

 ХХ партсъезд исемендәге колхозга КПСС Татар Өлкә Комитетының беренче секретарьлар: Ф.А. Табеев, Р. М.Мусин, Г. И.Усманов, М. Ш.Шәймиев, премьер-министр М. Г. Сабировлар кунак булып киттеләр, алар хуҗалыкның эш нәтиҗәләре белән таныштылар.

1983 елда Яңа Чишмә районы яңадан торгызылды. Район үзәген формалаштыру буенча оештыру чараларына шактый акча һәм энергия сарыф ителде. Чөнки Яңа Чишмәдә ашханә дә, кунакханә дә юк иде.

Туклануны оештырырга туры килде, чөнки районда КПСС Өлкә Комитетының беренче секретаре Г.И. Усманов катнашында министрлык планеркалары үткәрелде. Төн кунарга үз өемә чакыра идем. Бу М. Ш. Шәймиев, премьер - министр М. Г. Сабиров, КПСС Өлкә Комитеты һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре иде.

Район җитәкчелеге кадрлар ротациясен башлады. Хуҗалыклардан күп белгечләр алынды, бу - А.С. Губкин, В. М. Козлов, Н.А. Холин, В.П. Дунаев, В.В. Ведякин, аларны совхозларга директорлар итеп билгеләделәр.

Колхоз үсешенә савымчылар да зур өлеш кертте: Н.Н Иголкина - Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Ленин ордены кавалеры, А.С. Мельникова - ике дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры, А.Н. Скачкова - Ленин ордены, А. Н. Логинова - Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, К.И. Малышева, Н. Посаженкова, А.М. Завалишиналар. Механизаторлар исә колхозда гына түгел, алар урак өстендә һәм җир сөрүдә, язгы һәм көзге чәчүләргә Чистай районы совхозларына кадәр барып ярдәм иттеләр.

Аларны колхозның «Алтын фонды» дип саныйм: механизаторлар  П.А.Дунаев - Ленин ордены, А.И. Любимов - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, М.Г. Фомичев - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, В.М. Юдинцев, Л.М. Еронтьев, А.М. Романов, И.Т. Завалишин, Н.Ф. Козырев һәм башка бик күпләр.

Бу чорда хуҗалыкның техник базасы нык иде, аңа баш инженер А.А. Клюшкин җитәкчелек итте. 50дән артык комбайн, барлык төр маркалы 80 трактор, 55 автомашина, шул исәптән 20дән артык авыл вариантындагы КамАЗлар бар иде, кыскасы, барлык эшләр үз техникабыз белән башкарылды, шул исәптән 7500 тонна күләмендә ашлыкны элеваторга илттек. Машина йөртүчеләр А.Н. Александров, Н.И. Козлов, Н.С. Лазаревлар Чистайга ашлык төяп көненә 3-4 рейс ясадылар. Орлыкларны чәчү агрегатларына төяү тулысынча механикалаштырылган иде.

Яңа Чишмә районында эшләгәндә җитәкчеләр төрле булды. Г. Х. Хафизов, В.П. Макаров, А. С. Губкин, В. М. Козловлар белән уңай мөнәсәбәттә булдым.

1995 елда инвалидлык алдым һәм хуҗалыкны калдырырга туры килде. АЗСта, авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләдем, аннан картлык буенча пенсиягә киттем. Аннары Яңа Чишмә районы башлыгы А.С. Губкин мине административ комиссия секретаре вазыйфасына чакырды. Аннары тагын «тәнәфес» һәм районның Туган якны өйрәнү музеен оештыру өчен эшкә чыгуым булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев