Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы хезмәткәрләре «#Ргодобро» проектын тулысынча гамәлгә ашырганнар

Донецкига биш әкият буенча 258 курчак һәм декорация җибәрелгән.

Биш ай эчендә команда әгъзалары Донецк өлкәсе балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларга бүләк итеп 10 курчак театры өчен биш әкият буенча 258 курчак һәм декорация ясаганнар.

Методик эшләнмәләр булдыру (курчак театрларын оештыру буенча белешмәлекләр ясау һәм CD-дискка яздырып, әкиятләрне тавышландыру) проект өстендә эшнең соңгы этабы булган. 
Проект командасының җитәкчесе Гөлнара Нургатина хезмәттәше Марина Гимадеева белән берлектә буклетлар дизайны өстендә эшләгәннәр — анда милли колорит һәм әкиятләр авторының — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның милләтебез өчен мәдәни әһәмияткә ия булуы чагылдырылган. 

Рус телле төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр белән театр оештыру буенча белешмәлекләрдән җиңел генә файдаланып була, алар ярдәмендә балаларга театр күрсәтү өчен әкият сайларга, театрда катнашучылар саны буенча төркемнәргә җыелырга мөмкин. 

«Ландыш» бакчасындагы балаларда Г. Тукайның төрле әкиятләренең персонажларын тавышландыру аеруча кызыксыну уяткан. Г. Тукайның әкиятләрен татар халык көйләренә салу бик җайлы. Безнең педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең тавышлары һәм интонацияләре әкият геройларының характерларын чагылдыра, Батыр, Шүрәле һәм башка геройлар язмышы белән кызыксынырга, әкиятнең тәрбияви асылына төшенергә мәҗбүр итә.

Биш әкиятне тавышландырганнан соң, балаларда бу мавыктыргыч эш белән шөгыльләнү теләкләре бетмәгән. Проектны алга таба үстерер өчен, команда әгъзалары балалар белән бергә Г. Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар төшерергә һәм бергәләп аларны тавышландырырга карар кылганнар. 

Шулай итеп, даһи шагыйребезнең әкиятләре балаларны укырга, тырышып эшләргә, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерергә этәрә дигән фараз тагын бер тапкыр расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев