Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә Мәгърифәт үзәге ачылган
Сафәр аеның 10нчы көнендә (26нчы августта), яңа уку елы алдыннан Яңа Чишмә районы
Әдәмсә авылы мәчете янәшәсендә Мәгърифәт үзәге ачылган. Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Яңа Чишмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, Әдәмсә авыл җирлеге Советы рәисе Альмира Нәҗметдинова, Әдәмсә авылының имам-хатыйбы Габдрахман хәзрәт Зөбәеров, әлеге җирлектән чыккан билгеле шәхесләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр һәм авыл халкы катнашкан.
Укыту-тәрбия үзәге Габдрахман хәзрәт Зөбәеровның тырышлыгы һәм авыл халкының матди-финанс ярдәме белән сафка баскан. Үзәктә берьюлы 50 кеше укый ала. Ул каркас материаллардан төзелгән (бер катлы, 100 квадрат метр). Уку классларыннан тыш, биредә кухня, таһарәт алу бүлмәләре бар.
Үзәк кыска вакыт аралыгында, бер ел эчендә төзелгән. Хәзер биредә яңа уку елыннан дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган бүлмәләрдә мәчет каршындагы курслар үткәрелә башлаячак. Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесләре, төрле дини чаралар, никахлар үткәрү мөмкинлеге булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзергесе вакытта Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә 5 Мәгърифәт үзәге эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев