Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә район мәдәният йортында СВОда катнашучыларның гаиләләрен хөрмәтләделәр

8 июльдә анда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.

Чарага шулай ук махсус операциядә катнашучы хәрбиләренең гаиләләре дә чакырылган. Бу Яңа Чишмәдән мобилизацияләнгән Николай Кузьминның хатыны Валентина Кузьмина (алар гаиләсендә күптән түгел бишенче бала туган). СВОда хезмәт вазыйфаларын яхшы башкарганы өчен Николай Луганск Халык Республикасы медале һәм 2 дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.


Биш бала атасы Айнур Мусин инде бер ел контракт буенча хезмәт итә - ул санитар машина йөртүчесе. Июнь аенда ул балалары һәм хатыны Валентина янына кыска вакытлы ялга кайткан. Өйдәгеләр үз геройларының Җиңү белән  кайтуын көтәләр.


Күп балалы ана, Чуаш Чабаксары мәктәбе җитәкчесе Оксана Сидорованың уллары Петр һәм Николай үз теләкләре белән махсус операциягә киткәннәр. Декабрь уртасында аның ире, гаилә башлыгы - 57 яшьлек Константин Николаевич та шунда киткән. Ул шофер булып хезмәт итә, үзенең артбатареясы урнашкан урыннарга боеприпаслар ташый. Кыю хатын үз гаиләсендәге ир-атларны аңлап, СВОга җибәргән, әмма әни һәм хатын-кыз буларак, әлбәттә, алар өчен бик тә борчыла.


Район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» район Советы хатын - кыз депутатларының иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Надежда Попкова һәм Россия Пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Анастасия Козлова гаиләләргә үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Алар хатын-кызларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, бәйрәмгә әниләре белән бергә килгән балаларга да бүләкләр бирделәр.


Контракт буенча хезмәт итү турында 8(800)222-59-00 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев