Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы хаҗилары Дивеевода булганнар

4 август кичендә алар уңайлы автобуста Троица чиркәве яныннан кузгалып киткәннәр һәм 5 августта иртәнге сәгать 5тә хатын-кызлар монастырена киләләр.

Могҗизалы иконаларга табыну, гыйбадәт кылуда катнашу һәм изге чишмәләргә бару — менә шул максатлар белән Яңа Чишмә районыннан 53 хаҗи Түбән Новгород өлкәсенең Дивеево авылына хаҗ сәфәренә юл алган.

Анда күргәннәрдән, үзләренең тәэсирләре, уй-фикерләре хакында алар безнең белән дә уртаклаштылар.

Зинаида Лосева (Яңа Чишмә авылы): "Андагы кичерешләрне, тәэсирләрне бер сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, бу искиткеч. Дивеево монастырендә булу һәр христиан кешесе өчен әһәмиятледер. 

Анда без илебезнең барлык төбәкләреннән килгән төрле милләт кешеләре белән очраштык. Юлда безнең төркемне озата барган Сергий атакай һәм Татьяна Карасева Валентина Новикова белән Серафим Саровскийның тормышы һәм Дивеево монастыре барлыкка килүе турында сөйләделәр. 

Реклама

Мине гыйбадәт кылулар алдыннан башкарыла торган гамәлләрнең оештырылуы шаккатырды. Шул кадәр күп халык була торып, бернинди дә ыгы-зыгы юк: дога кылулар, табынулар — барысы да үз тәртибе белән тыныч кына уза. Сувенирлар һәм күчтәнәчләр сатып алырга теләгән һәркемгә, чиратта бераз басып торырга туры килсә дә, әлләни кыен булмады. 

Гыйбадәтханәләрнең бөеклеге, монахиняларның яхшы мөнәсәбәте (без бит күбебез биредә беренче тапкыр гына, алар безне кирәкле урыннарга тыныч кына озаттылар), байтак чәчәкләр, үсеп утырган агачлар дисеңме, кыскасы, бу - бик матур урын. Иң зур тәэсир канау аша үтүдән калды. Аяк киемен салып, сукмак өстенә баскач, шундый рәхәтлек тоясың, аны сүзләр белән генә җиткерү авыр. Әкрен генә барасың, "Богородица"ны укыйсың, ә күзләр гыйбадәтханә хезмәткәрләре булдырганматурлыкны күзәтә. Изге су алырга якындагы башка авылга киттек. Монда кешеләрнең бердәмлеген тоясың. Һәркем коенды, изге су алды. Биредә халык бик күп иде. Көндезге сәгать икеләрдә безнең эшләр бетте. 

Иртәнге якта исән-имин өйгә кайтып җиттек, моның өчен барлык оештыручыларга һәм автобус йөртүчеләргә Яңа Чишмә районы хаҗилары исеменнән зур рәхмәт.
Татьяна Карасева (Яңа Чишмә авылы): «Минемчә, һәр православие динендәге кеше бу искиткеч урынга бару өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиештер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев