Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында 10 ай эчендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозуның 5 очрагы ачыкланган

Шушы чорда районда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан 5 тикшерү чарасы үткәрелгән.

2022 елның елның гыйнвар-октябрь айларында территориаль орган белгечләре тарафыннан административ тикшерү кысаларында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 5 тикшерү чарасы үткәрелгән (2021 елның 10 аенда - 19 контроль чара булган, 17 хокук бозу очрагы ачыкланган).

Тикшерүләр барышында гамәлдәге законнарны бозуның 5 очрагы ачыкланган:

-алкогольле продукцияне ваклап сату турындагы декларацияне вакытында тапшырмау - 2 очрак;

алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу - 3 очрак.

Легаль булмаган алкоголь гыйнвар-октябрь айларында ачыкланмаган (2021 ел - 27,67 л).

2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, контрольдәге субъектлар белән үзара бәйләнешсез чаралар үткәрелгән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 9 кисәтү игълан ителгән.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге закон бозу фактлары турында 3 мөрәҗәгать кергән, алар расланмаган.

Ачыкланган бозулар буенча түбәндәге чаралар күрелгән:

 -Чистай шәһәр суды тарафыннан РФ КоАПның 14.17.1 ст. 1 ч. буенча 15 000 сумлык бер карар ;

-һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАПның 14.16 ст.3 ч. буенча - бер кисәтү;

 -ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАПның 14.19 ст. буенча 3 карар (10 мең сумлык), шул исәптән 1се - кисәтү һәм 1се  -эшне туктату турында.

-ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан РФ КоАПның 15.13 статьясы буенча 6 мең сумлык 5 карар.

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 36 000 сум тәшкил итә.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы

8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев