Реклама
Җәмгыять
Яңа Чишмә районында җан башына 9 литр спиртлы продукция сатылган
2023 елның гыйнвар-июль айларында алкогольле продукцияне сату хакында.
Яңа Чишмә районында 38 сәүдә объектында алкогольле продукцияне ваклап сатуны 19 оешма гамәлгә ашыра. Яңа Чишмәдә алкогольле продукцияне 10 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан - Татспиртпром АҖнең 1 сәүдә объекты һәм 9 коммерцияле оешма.
Авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне 28 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан 13 сәүдә объекты - Татспиртпром АҖнеке, 2 сәүдә объекты - «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 13е - коммерцияле оешма сәүдә объектлары.
Алкогольле продукцияне сату
Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында алкогольле продукция 11,4 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 9,7 мең дал), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш - 18%. Шул исәптән Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукция 0,2 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда - 0,3 мең дал), сату 24%ка кимегән. Фирма челтәре буенча 2,2 мең дал сатылган (2022 елда - 1,7 мең дал), узган ел белән чагыштырганда үсеш - 29%; коммерция структуралары тарафыннан 9,0 мең дал сатылган (2022 елда - 7,7 мең дал), үсеш - 17%.
Читтән кертелә торган алкогольле продукциягә (һәм аракыга) килгәндә, сатуның 20 һәм 37%ка артуы күзәтелә.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне (Татарстан аракысын да) сату 17%ка арткан.
Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында җан башына алкогольле продукцияне сату күләме 8,9 л тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 111 %ны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев