Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында җан башына алкоголь сату 2,3 литр тәшкил иткән

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында алкогольле продукцияне 42 сәүдә объектында 19 оешма ваклап саткан.

Шул исәптән, Яңа Чишмә авылында алкогольле продукцияне 13 сәүдә объекты ваклап сата, шуларның берсе - «Татспиртпром» АҖ ваклап сату челтәренең сәүдә объекты һәм коммерцияле оешмаларның 12 сәүдә объекты. Авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне 28 сәүдә объекты ваклап сата, шуларның 13е - Татспиртпром АҖнең сәүдә объектлары, 2се - «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнең (Татпотребсоюз) сәүдә объекты һәм 14е - коммерцияле оешма сәүдә объекты.
Гыйнвар-февраль айларында барлыгы 2,8 мең дал алкогольле продукция сатылган (2022 елда - 2,7 мең дал), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш - 6 %ны тәшкил итә. Шул исәптән: Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукция  0,05 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда – 0,08 мең дал), сату 40%ка кимегән; фирма челтәре буенча 0,6 мең дал алкогольле продукция сатылган  (2022 елда - 0,4 мең дал), сату 55%ка арткан; коммерция структуралары тарафыннан 2,18 мең дал сатылган (2022 елда -2,21 мең дал), сату 1%ка кимегән.
Читтән кертелә торган алкогольле продукциягә килгәндә, узган елның шушы чорына карата сатуның 2%ка һәм читтән кертелә торган аракыны сатуның 5%ка артуы күзәтелә.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату (аракыны да исәпләп) - 7%ка арткан.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 2,3 л тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 106%ны тәшкил итә.
 Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев