Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында җан башына алкогольне сату арткан

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе агымдагы елның гыйнвар-май айларында алкогольле продукцияне сату турында хәбәр итә

Район үзәгендә алкогольле продукцияне 10 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан — Татспиртпром АҖнең 1 сәүдә объекты һәм 9 коммерцияле оешма.

Авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне 27 сәүдә объекты ваклап сата, шулардан 13 сәүдә объекты — Татспиртпром АҖнеке, 2 сәүдә объекты — «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 12се — коммерцияле оешма сәүдә объектлары.

Гыйнвар-май айларында алкогольле продукция 7,4 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда — 6,6 мең дал), узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш — 13%. Шул исәптән: Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләре тарафыннан алкогольле продукция 0,01 мең дал күләмендә сатылган (2022 елда — 0,2 мең дал), сату 30%ка кимегән. Фирма челтәре буенча 1,5 мең дал сатылган (2022 елда — 1,1 мең дал), үсеш — 40%; коммерция структуралары тарафыннан 5,7 мең дал сатылган (2022 елда — 5,3 мең дал), үсеш — 8%ка.
Читтән кертелә торган алкогольле продукциягә (һәм аракыга) килгәндә, сатуның 13 һәм 22%ка артуы күзәтелә. 

Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату 12%ка һәм Татарстан аракысы — 13%ка арткан. 

2023 елның гыйнвар-май айларында җан башына алкогольле продукцияне сату күләме 5,8 л тәшкил иткән — узган ел дәрәҗәсенә карата 106%.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Чистай территориаль органы.

8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев