Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында сигез качману купелен җиһазландырачаклар

19 гыйнварда православие динен тотучылар иң төп бәйрәмнәренең берсен - Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне изгеләндерелгән су җыю һәм купельгә өч тапкыр чумып, гөнаһлардан котылу йоласы узачак.

Яңа Чишмә районында чишмә һәм буаларда сигез купель җиһазландырылачак.

Яңа Чишмәдә - «Елховка» чишмәсе;

Красный Октябрь АҖдә «Екатерина» чишмәсе;

Петропавел АҖдә - «Сарманов ключ» чишмәсе;

Ленино АҖдә - «Святой ключ» чишмәсе;

Черемухово АҖдә - буа;

Архангел АҖдә - «Архангел» чишмәсе;

Буревестник АҖдә - җирле чишмә;

Екатерина АҖдә - җирле чишмә.

18 декабрьдән 19 декабрьгә каршы төндә, сәгать 12дә биредә гыйбадәт кылулар узачак һәм купельләрдә коену оештырылачак. Архангел һәм Екатерина авыл җирлекләрендә изге йолалар һәм коену 19 гыйнвар иртәсенә билгеләнгән.

 Төп кагыйдәләр

Куркынычсызлык өчен белгечләр тарафыннан бирелгән гади күрсәтмәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк:

Үзегезне кирәкле энергия белән тәэмин итү өчен бераз гына калорияле ризык ашап алыгыз.

Коенганчы һәм аннан соң да йөрәккә өстәмә йөкләнеш булмасын өчен, тәмәке тартудан тыелыгыз.

Тәнне суытудан саклану өчен суга тиз керегез.

Купельгә беренче тапкыр керүчеләр өчен суда булу вакыты 20 секундтан да артмаска, купельдә элек тә булганнар өчен коену вакыты - иң күбе 2 минутны тәшкил итәргә тиеш.

 

 

Салкында тире капиллярларына зыян китермәс өчен, судан чыкканнан соң сөлге белән сөртенмәгез.

Судан чыкканнан соң, тиз рәвештә сәдәфләре булмаган коры кием киегез. Кайнар чәй эчегез.

Тәнне җылыту өчен бераз йөгереп алыгыз.

 

Коенган кешенең медицина ярдәменә мохтаҗ булуын күрсәтүче билгеләр:

 Тиренең кискен кызаруы. Баш һәм чигәләрнең авыртуы. Арып китү һәм хәрәкәтләрнең авыр булуы.

Шуны истә тотарга кирәк: бу йоланы үтәү мәҗбүри була алмый, аны ирекле рәвештә кылалар, шуңа күрә аны үтәргә карар итеп, организмга һәм сәламәтлегегезгә зыян китермәскә кирәк.

Коенуны тыючы чикләүләр:

 2023 елда Качмануны бәйрәм итү тыныч һәм хавеф-хатәрләрсез үтсен өчен, ашыгыч ярдәм күрсәтү белгечләре алдан ук купельдә коенырга чикләү булырлык нәрсәләрнең исемлеген әзерләгәннәр:

- Йөрәк-кан тамырлары авырулары, гипертония һәм нерв системасында тайпылышлар булу;

- Йөкле булу;

- 12 яшькәчә балаларга коену тыела;

- Наркотик яки спиртлы эчемлекләр куллану;

- Йогышлы авырулар яки гинекологик ялкынсынулар булу.

- Хроник авыруларның кискенләшкән вакыты;

- Шикәр диабеты һәм җенес системасы авырулары.

Суга чуму өчен махсус билгеләнгән һәм әзерләнгән урыннарны сайлау мөһим, анда коткару хезмәте вәкилләре кизү тора. Шулай ук ялгыз суга сикерү тыела, чөнки көтелмәгән хәл килеп чыкса, суга батучыга беркем дә ярдәм итә алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев