Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында халык өчен Дәүләт пабликларының мөһимлеге турында сөйләгәннәр

Бүгенгесе көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык язылучыларны биләп алучы 6 885 дәүләт паблигы булдырылган.

«ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә булдырылган сәхифәләр дәүләт власте органнарының ачык булуларын исбатлый, шулай ук дәүләт органнары һәм дәүләт оешмалары эшчәнлеге турында тулы һәм ышанычлы булган мәгълүматларны аңлаешлы формада чагылдыра. Дәүләт пабликлары саны буенча Татарстан Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен дә органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнгән.   
Яңа Чишмә районында яшәүчеләр актуаль мәгълүматларны «ВКонтакте» челтәрендәге Дәүләт пабликларыннан алып, алар белән элемтәгә дә керә ала. Аларның иң мәгълүматлысы - безнең муниципаль район башкарма комитеты паблигы:  https://vk. com/novosheshminskvk 
Яңа Чишмә район башлыгы ярдәмчесе И. Лобачева  Дәүләт пабликларының халык өчен өстенлекләре турында сөйләде: 
 Дәүләт паблигы (власть органының рәсми аккаунты) нәрсә ул?
- Бу хакимият органнарының һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең рәсми төркеме. Аларны «ВКонтакте»дагы гадәти төркемнәрдән «Дәүләт оешмасы» махсус тамгасы буенча аерып була, ул пабликның исеме астында урнашкан. Безнең районда 82 шундый паблик булдырылган. 
 Ул ни өчен кирәк (нинди бурычларны үти, халыкка нәрсә белән ярдәм итә һ. б.)?
- Мондый төркемнәрдә хакимият органнары һәм дәүләт учреждениеләре үз эшчәнлекләре, булачак мәдәни вакыйгалар, хәл ителгән мәсьәләләр, районны төзекләндерү буенча һәм башка бик күп нәрсәләр хакында ышанычлы һәм актуаль мәгълүматларны бастыралар. 
 Халыкка әлеге төркемнәр нинди уңайлыклар тудыра, анда нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
-Хакимият органнарына мөрәҗәгать итәр яки ведомство карамагындагы учреждениегә сорау бирер өчен, хәзер, хәтта өйдән дә чыгу кирәк түгел. Моны социаль челтәрләрдә Дәүләт паблигының шәхси хәбәрләренә язып яки комментарий калдырып эшләп була. Җавап сезгә берничә сәгать эчендә киләчәк. Мөрәҗәгатьләр төрле, монда чүп-чар чыгару, юлларны ремонтлау, хуҗасыз хайваннар, пенсия турындагы сораулар да бар, кайберәүләре, хәтта туганнарын да эзлиләр, без аларга бу эштә булышабыз. 
Шуны искәртеп үтик, пабликлар мөрәҗәгатьләрне кабул итү функциясенә дә ия, кызыксындырган сорауларга җавапны кыска вакыт эчендә шунда ук алып була. Шулай ук Дәүләт пабликларында авыл, район вакыйгалары һәм чаралары буенча актуаль мәгълүматларны күрергә мөмкин. 

Реклама

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев