Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының 40 еллыгы уңаеннан Туган якны өйрәнү музеенда «Безнең тарих» дигән күргәзмә ачылган.

Күргәзмә 1983 елдан алып 2000 елга кадәрге район тарихын күзәтүне үз эченә алган.

Күргәзмәдә газеталардан кисеп алынган язмалар, 80нче еллар фотосүрәтләре - беренче Сабантуй бәйрәме, Яңа Чишмә авылының иске биналары, Яңа Чишмә районының беренче җитәкчеләренең фотолары һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителгән. Бу хакта редакциягә музей белгече Галина Талаева хәбәр итте.
 Сыйфаты бик яхшы булмаса да аклы-каралы фотосүрәтләрдә эмоцияләр, фактлар, алар шушы чордагы тормыш хакыйкатен һәм тарихын сүрәтләүче чыганак. Күргәзмәдә 1983 елдан алып 2000 елга кадәрге район тарихын гәүдәләндерүче әйберләр тәкъдим ителгән. Яшь буын кешеләре өчен күзәтү экскурсиясе үткәреләчәк, аның барышында балалар һәм яшүсмерләр Яңа Чишмә районы барлыкка килү тарихын беләчәкләр, экспозицияне, узган гасырның 80 нче еллардагы көнкүреш әйберләре, китаплар, приборлар, пластинкалар, уенчыклар белән ретро-почмакларны караячаклар.
Экскурсияләр барышында укучыларның район тарихы белән танышу, ә урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен  үткәннәргә кайту, үткән елларны искә алу мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев