Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында яшәүче 90 яшьлек Магния әби Гыйльманова истәлекләре

«Менә шундый заман иде»

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел булачак. Никадәр тиңдәшсез батырлыклар, фидакарь хезмәт, ихтыяр көче, кеше ышанмаслык кыенлыклар, хәсрәт һәм шатлык күз яшьләре аша килә ул Җиңү көне. Инде бу көннәрнең тере шаһитләре дә көннән-көн азая бара, инде сугыш чорында бала гына булганнарның да күбесе безнең арадан китеп барды. Сугыш дигән афәт бала хәтерендә ничек калган? Безгә — исәннәргә — һәм киләчәк буынга гыйбрәт булсын өчен, «Сугыш еллары кайтавазы» дигән рубриканы быел кабат яңартабыз. 

НЫГЫМАГАН ЧАКТА КҮРДЕК АВЫРЛЫКНЫ

«Җиде-сигез яшьләрдә чүпрәк сумка тагалар да, Илдус әбзигә (Гарипов Ирекнең әбзисе) китерә әнәй, ул 32 нче елгы иде, ике яшь олырак, безгә карендәш. Икәү китәбез кырга, черек бәрәңге җыярга», — дип искә ала Магния әби.

— Салкын инде. Ничек салкын тимәгәндер? Кырда калган ашлыкны ашап агуланучылар да булды. Яз көне иртәрәк җыйганнар исән калды, соңрак җыйганнар агуландылар. Үлүчеләр булмады кебек.

Сугыш вакытында бик интектек. Биш-алты йорт кына бераз барлыклы, запаслырак булды. Унҗиде төрле үлән ашадык. Кырлыкка кадәр ашадык. Кырлыкны җыябыз, көн буена бер йодрык кадәр җыя алсак, аны аннары зурәнәй киледә төя. Тәме майлы, тәмле. Ат кузгалагына Чертуш елгасына бара идек, Рухша турысына. Орлыгын җыйдык, аны алабута белән кушып тарттыра иделәр. Ачы алабута бар, тәмле алабута. Бакчада да үстерәбез, хәзерге кебек йолыкмыйбыз. Унтугыз сутыйда ике йөз чиләк бәрәңге дә үсте, алабута да үсте. Алабута өлгереп беткәч, йолкып, стенага сөйибез кояшка, кипкәч, аны әнәйләр йортка әйбер җәеп, шунда сала. Без йөгереп-йөгереп таптыйбыз. Шул коелган онны капчыкка салалар. Анда кырлыкны да саласың, кычытканны да. Яшел алабута ачы, ул орлык кына була, аны да салабыз. 

Безнең зурәнәй урманнан кайтып керми иде. Без бала-чаганы да ияртеп бара. Авылдан да: «Гыйшкеруй әби, зинаһар, минем кызны да алып бар әле», — дип ияртәләр. Капчыклар асып барабыз. Балтырган җыябыз. Ул тәмле, аны кайнар су белән парлап, тапап, йомырка белән бутап, алабута онына тәгәрәтеп умач ясыйлар. 

Йомырка да, май да тансыкка гына, ул заемга китә. Бәрәңгене дә кырып салалар ипигә. 

Чәйгә дип урманнан төрле үләннәр, мәтрүшкәләр җыеп, зур капчык ясый иде зурәнәй кышкылыкка. Арасына кип-кән кызыл чөгендер сала. Чөгендернең эчен ашыйбыз, кабыгын арчыйбыз да киптерәбез. Кабак кабыгын киптерәбез. Кызыл чөгендер үстерергә Нурулла бабай өйрәтте (авылда революциягә кадәр бай саналган Гатаулланың олы малае, автор иск.). Кыш конюшняда чыкты Рәүфәләр, чуенда аларның чөгендерен пешерә идек; кечкенә генә иде ул конюшня, Нурулла бабай сәкеләр ясап, стенага тиреләр кагып бирде. Шунда ауный идек. Ягарга утын юк бит, күп кеше икешәр семья бер йортта кыш чыга иде.

ӘТИ ГЕРОЙ ИДЕ 

-Минем әти Рәхимов Хамит герой ул: әллә ничә ордены бар иде. Танкист; беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бар. Орден саен безгә акча килә. Бер елны ике тапкыр килде, аннары гвардия исемен алды, анысы медаль генәдер, аңа килмәде. Аннары Кызыл Йолдызга акча килде. Монда килде, ә кәгазьләре Казанга кайтмаган, сугыш вакытында бирелмәгән. Энем Халит соңрак йөрде аның артыннан. Казанда бик күп кәгазь тапты. Бик зур объектны җимерткән булган. Аннары Халит хасталанып китте, ахырына кадәр йөреп бетүче булмады. 

Әтине сугышның беткән сәгатендә өйгә кайтарып җибәрәләр. Бер айга отпускага. 

Кайтты да икенче көнне үк Ворошилов янына китте. Зур әбине -Гандәлифәне- бер уч арыш белән төрмәгә утыртканнар иде. Ворошиловтан язулар ясатып, төрмәгә барып, йон эрли торган җиреннән зур әбине алып чыга. Бер ай үткәч, яңадан Япония белән сугышка китте. 

БЕР ХАТ ТАРИХЫ

Икенче класста укыганда әтигә хат яздым. Кырык икенче ел. Сугышка киткәндә, әти бүрәнәгә язу язды. Мине күтәргән көе, котомкасын аскан көе, пәке белән язды. «Әти, нәрсә язасың», дидем. «Менә мәктәпкә кергәч, язарга, укырга өйрәнерсең дә, миңа хат язарсың. Әти, син бүрәнәгә шулай дип язгансың дип әйтерсең», диде. «Рәхимов Хамит сугышның беренче көнендә сугышка чыгып китте» дип язылган иде анда. Әтинең сугыш хәбәрен ишетүгә, ике сәгать эчендә җыенып чыгарга дигән язуы була. 

Хат яздым. «Әти, ачка үләрбез пожалуй. Ник дисәң, безнең ашарга бернәрсәбез дә калмады. Унҗиде төрле үлән җыйдык, үләнебез дә бетте».
Әти сугышка гармунын алып киткән иде. Аңа гармунын уйнаттырып, биетеп бирәләр минем хатны. Аннары хатны укый. Укыгач, кесәсеннән партбилетны алган да теткәләп бәргән. «Дәүләткә дә ышанмыйм, беркемгә дә ышанмыйм, семьям үлә, мин сугышка кермим», — дигән. Тотканнар да япканнар хәзер әтине гауптвахтага. Хәбәрне Чистайга җибәрәләр. Военкомат «андый хатны икенчедә укучы кызы яза алмый, хатыны язган, кулга алыгыз», ди. Әнине кулга алырга киләләр. Башта хатны алып мәктәпкә баралар, кем язганын тикшерәләр. Икенче класс укучысы язган дип кул куеп җибәрә бабай. Әтине шуннан соң гауптвахтадан чыгарып, сугышка җибәрәләр.

Күп балалы герой семьяларына паек бирелергә тиеш була. Монда хәзер ник паек бирелмәгәнне тикшерә башлыйлар. Бирелмәгәнен ачыклыйлар. 
Шуннан соң безгә өч милиционер килә әле. Ике балаңны алып китәбез детдомга, диләр. Герой балаларын бер детдомда тәрбиялибез, диләр. Мине дә, Халитны алып китмәкче булалар. Без әнигә асылынып, акырып елыйбыз. Әни дә безне кочаклады да:"Кочаклыйм да үләм шунда, ну оланнарымны бирмим«, — ди. Халит абый, ярыктан бер арыш бөртеге тапкан да: «Әнәй, ашарга сорамыйм, бирмә мине, әнәй, ашарга сорамыйм, бирмә мине», — дип елый. Милиционерларның да күзләренә яшьләр килә, борылып чыгып киткәннәр. Икенче көнне үк паек килде. 

"УФАЛЛА«ЛЫ ЧАКЛАР

Яшьли күрде башлар. Миңа сигез яшь, энем Халитка биш яшь, зурәтәй ясап биргән уфалла арбасы белән чыбык-чабык җыярга киттек. Ул бик зур кулясалы иде. Зиратлар янында Чыбык күпереннән чыга алмыйбыз гына. Бер-ике уч кура салдык инде салсак, әнәй кайткан җиргә учакка ягарга кирәк бит. «Энем, төрт инде», — димен. «Апа, төртәм дә бит, арба үзе бармый», — дип энем елый. Яшьли эләкте безгә, кемнәрдер, әнә егерме җиденче елгылар, бераз ныгып калдылар сугышка кадәр. Ә безгә көч булмаган чакта эләкте. 

Әни кырык биш яшьтә 1956 елның ахырында үлде. Ул атлар караучы иде. Җәй көне болында ашаталар. Атлар күтәрмәгә калды, аларны берничә кеше агачлар белән аякка бастыралар иде. Төнлә саклыйлар. Үлгән атларны да саклыйлар, алайса итен кисеп-кисеп алалар, ә әнәйләргә врачлар килгәч, тулаем тапшырырга кирәк. Бер хатын килде, акырып елады, ди. «Балаларым барысы да ятып калды, зинаһар, әзрәк ит кисеп бир», — ди. Шуннан таяклар белән күтәрдек тә, бераз кискәләп бирдем, ди. Чертуш бигрәк тә йөдәде ахры ул ачлыкка, шулай диләр иде.

Салкында әнинең чабатасын салдырабыз, ул шыкыраеп каткан була. Чырага ут телеп яндырабыз да чабатадагы бозлар эреп, аягыннан салдырабыз. Кичләрен берничә хатын безгә кереп чабата рәтли, тукырга юкә юк. Мичкә салам ягалар, без төтенгә тончыгабыз инде. 
Менә шундый заманнар бар иде.

Хөрмәтле укучыларыбыз! 

Гаилә архивыгызда, авыл музейларында булган яки исән-сау булган әби-бабаларыгыздан сорашып, сез дә истәлекләрегез белән бүлешсәгез иде. 
Сугыш чорында яшәү-челәргә бездән дога, киләчәк буынга кисәтү булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

3

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев