Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә РҮХдә - ачык ишекләр көне

Район мәктәпләрен тәмамлаучылар сәламәтлек өлкәсендәге һөнәрләр белән таныша.

4 февральдә Яңа Чишмә РҮХдә район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен «Ачык ишекләр көне - 2023» дигән чара узды. Әлеге традицион чара «Ак халатлы фәрештәләр» исемен дә йөртә.

 Район авылларыннан һәм район үзәгендәге мәктәпләрдән килгән 9 һәм 11 сыйныф укучылары (алар күп түгел, барлыгы 10 кеше) Яңа Чишмә сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчесен - Наталья Роменскаяны игътибар белән тыңладылар.

 Ул районның сәламәтлек саклау объектлары, кабинетларны яңа җиһазлар белән тәэмин итү һәм алдагы елларда Яңа Чишмә РҮХгә нинди белгечләр  кирәк булуы турында сөйләде.

Бу исә табиблар гына түгел, ә шәфкать туташлары да әле. Ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча ничек һәм кайда укырга кирәклеген безнең районнан максатчан юнәлешләр буенча белем алучы студентлар хәбәр итте.

КДМУ турында 6 курс студенты Алсу Хәсәншина сөйләде һәм презентация күрсәтте. Ул Әдәмсә авылыннан, максатчан юнәлеш буенча белем ала. Ижау медицина академиясен тәмамлаган Елена Батурина, хәзергесе вакытта Яңа Чишмә РҮХнең югары категорияле табиб-акушер-гинекологы, медицина югары уку йортлары студентлары булырга теләүче укучылар белән Ижауда уку перспективалары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Укучыларны кабинетлар буенча йөрттеләр, алар поликлиниканың  коридорлары буйлап уздылар, вируслар таратмау максатында стационарга кермәделәр.

Булачак һөнәрләрен сайлау мәсьәләсен инде хәл иткән кайбер егетләр һәм кызлар РҮХнең кадрлар бүлегенә максатчан юнәлеш буенча укуга үз гаризаларын биреп калдырдылар. Башкалары исә шул ук максат белән 1 мартка кадәр килергә вәгъдә бирделәр (бу көнне гаризалар кабул итү тәмамлана, шуңа күрә теләге булганнар - вакытны сузмыйча  РҮХнең кадрлар бүлегенә барыгыз).

Өлкән сыйныф укучылары белән саубуллашканда, Наталья Роменская тагын бер кат шуны билгеләп үтте - тормышыңны сәламәтлек хезмәткәре һөнәре белән бәйләргә карар кылганда, иң беренче югары хезмәт хакы турында түгел (ә ул, әлбәттә, эшли-эшли булачак), ә төп максат - кешене һәм аның сәламәтлеген саклау турында уйларга кирәк. Нәкъ менә шул чакта син үзеңне «Ак халатлы фәрештә»гә тиңли алачаксың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев