Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә түрәләренә керемнәр турындагы мәгълүматларны ничек хәбәр итәргә кирәклеген аңлатканнар

Муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре ел саен үзләренең керемнәре, чыгымнары, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы декларацияләрне тапшыра — моңа аларны закон мәҗбүр итә.

Бу хакта семинарда район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева искәрткән.

Ирина Игоревна семинарда катнашучыларның игътибарын 2023 елгы белешмәдәге мәгълүматларга кагылышлы кайбер мөһим моментларга юнәлткән.

Хезмәткәрләр үз керемнәрен 1 гыйнвардан ук декларацияли ала. Белешмәне тапшыруның соңгы көне — 30 апрель.

Махсус хәрби операция вакытында махсус кагыйдәләр гамәлдә. ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә командировкага җибәрелгән кешеләр, хәтта вазыйфалары буенча элек моны эшләргә тиеш булсалар да, керемнәре, чыгымнары, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел. Бу кагыйдә 2022 елның 24 февраленнән гамәлдә.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки хәрби хезмәтне үтү турында контракт төзегән кешеләр дә мондый мәгълүматларны бирми.
Ә менә отпуск, декрет яки больничный хезмәткәрне керемнәре турындагы белешмәне тапшыру бурычыннан азат итми.

Ирина Лобачева аңлатканча, белешмәләрне тутыру өчен банклардан, брокерлардан, иминият компанияләреннән һәм башка финанс оешмаларыннан мәгълүматларны һәрвакыт бердәм форма буенча сорарга кирәк. Әгәр дә муниципаль хезмәткәр милек сатудан керем алган икән, аңа белешмәдә һәр объект буенча аерым күрсәткечләрне тәкъдим итәргә кирәк. Дәүләт тарафыннан төрле ярдәм чаралары буенча алган түләүләрне дә декларацияләргә туры киләчәк.

Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева
Тел.: 89172870300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев