Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә укучыларына кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләгәннәр

Әңгәмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган.

Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтү кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТО хезмәткәре Наталья Димитриева Яңа Чишмә урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен чара үткәргән.

Ул балаларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белем нигезләре белән таныштырган, сатып алынган товарда яки күрсәтелгән хезмәттә кимчелекләр ачыкланганда, закон кысаларында ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләгән.

Балаларның белемнәрен уен формасында тикшергәннәр: товарлар сатып алу, товарның сыйфаты, компьютер техникасы, мобиль телефоннар, көнкүреш техникасы буенча һ.б. Кечкенә булуларына карамастан, әңгәмәдә катнашучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законы кысаларында товарда җитешсезлек ачыкланганда үз хокукларын ничек тормышка ашырырга кирәклеге бик кызыксындырган.

Җиңү көне алдыннан чараны оештыручы балалар белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләшкән. Балалар олы яшьтәге кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү кирәклеген аңлаганнар. Монда ук «Вөҗдан һәм намус буенча яшәү» темасына сөйләшү алып барылган.

Әңгәмә ахырында укучыларга кулланучы өчен төрле тематикалы буклетлар таратылган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай ТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X