Яңа Чишмә урта мәктәбендә Беренчеләр Советы рәисен сайлаганнар
Беренчеләр Советы башлыгын сайлау мәктәпләрдә мөһим иҗтимагый вакыйга булып санала, чөнки ул булачак яшьләр лидерларын һәм җитәкчеләрен әзерләүнең башлангыч баскычы булып тора.
12 октябрьдә Яңа Чишмә урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары Беренчеләр Советы рәисе вазыйфасына кандидат сайлаганнар.
Мәктәпнең югары сыйныф укучылары олы тормышка беренче адымнарын ясаганнар, ягъни активлык, җаваплылык, мәктәпнең иҗтимагый тормышында катнашырга әзерлек күрсәткәннәр.
Кандидатлар өчәү булган.
1. Шәрәфетдинова Ангелина, 11 сыйныф укучысы.
2. Поварницына Полина, 9 нчы сыйныф укучысы.
3. Буйняков Илья, 9 нчы сыйныф укучысы.
Нәтиҗәләр ясалганнан соң, зур өстенлек белән Буйняков Илья җиңү яулаган.
Мәктәп укучылары һәм педколлективы Ильяны җиңүе белән котлыйлар һәм бу җаваплы вазыйфада аңа уңышлар телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев