Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә диабет белән көрәш көне узды

Республика табиблары яңачишмәлеләргә авыруны ничек кисәтеп булуы хакында сөйләделәр

Республика клиник хастаханәсе медикларының күчмә чарасы 13 декабрьдә узды. Профилактика чаралары республикада шикәр диабеты белән көрәш айлыгы кысаларында уза. Анда РКБның профилактика эшләре буенча баш табиб урынбасары Айдар Баһаутдинов һәм «Диабетны җиңәбез» дигән халыкара хәйрия фонды президенты, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Лилия Әмирҗанова, Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попковалар катнашты.  РКБ табиб-эндокринологлары лекцияләр белән чыгыш ясадылар, Чистайдан МСЭ белгече Альбина Панина һәм «Акбарс-мед» иминият компаниясе җитәкчесе Таһир Кәримов сорауларга җаваплар бирделәр.
Табиблар халыкка шикәр диабеты белән ничек көрәшү кирәклеге турында сөйләделәр, авыруны профилактикалау, туклану һәм яшәү рәвеше буенча киңәшләр, район халкын кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Елена Батурина зур булмаган доклад белән чыгыш ясады.
Яңа Чишмә районында шикәр диабеты буенча 600дән артык кеше исәптә тора, алар арасында балалар да бар. Аларның һәркайсына табиб - белгечләр килүе турында хәбәр ителгән иде һәм күпләр чакырудан файдаланып, чарага килделәр. Әлеге кешеләр биредә үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, үз проблемалары һәм табиб-эндокринолог Рәсилә Әхсәнова белән бергә ирешкән уңай нәтиҗәләре белән дә уртаклаштылар.  
 «Әлеге табиб, теләсә кайсы вакытта да үз пациентлары белән элемтәдә тора. Аның профессиональ киңәшләре ярдәмендә без, диабетиклар, тулы канлы тормыш алып бара алабыз», - диде залда утыручы пациентларның берсе.
РКБ табиб-эндокринологлары әлеге көн кысаларында район халкын кабул иттеләр.  Кабул итүдә 16 өлкән кеше һәм 17 бала булган. Белгечләр пациентларны тикшергәнннәр, аларга консультацияләр биргәннәр, 120 көнлек кандагы шикәр күләмен чагылдырган (гликированный) гемоглобинга анализ алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев