Яңа Чишмәдә ЮХКен бозуның 7 очрагы ачыкланган
17 февральдә үткән «Тоннель» операциясе нәтиҗәләре.
2023 елның 17 февралендә район юлларында ЮХИ буенча профилактик чара үткәрелгән иде. Бу хакта безгә ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Раил Шәфигуллин хәбәр итте.
«Яңа Чишмә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре: дәүләт автоинспекторлары һәм полициянең участок уполномоченныйлары «Тоннель» операциясен үткәрделәр һәм 7 хокук бозу очрагын ачыкладылар. Хокук бозучылар арасында: куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр - 2 очрак, дәүләт номерлары укый алмаслык дәрәҗәгә җиткән автомобиль белән идарә итү -1 очрак һәм ЮХИ таләпләрен бозып йөк ташу (машина кузовына төялгән йөк махсус брезент белән капланмаган) - 4 очрак.
Хокук бозучыларга административ беркетмәләр төзелде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев