Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә халыкка Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

2024 елның 29 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.

Чараны республика районнарында һәм шәһәрләрендә иртәнге сәгать 8:00дән 15:30га кадәр консультантларның алмаш составы белән уздыру планлаштырыла (Казан шәһәрендә сәгать 9:00дән 16:30га кадәр, Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә сәгать 9:00дән 15:00гә кадәр). 

Казан шәһәрендә бушлай юридик ярдәмне шәхсән һәм түбәндәге телефон номерлары аша алырга мөмкин:
- 8-800-201-16-00;
- WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
- (843) 238-10-00.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында беренчел хокукый консультация шәхсән һәм кабул итү бүлмәләренең дежурлык графигында күрсәтелгән телефон номерлары буенча бирелә.  

Халыкка бушлай юридик ярдәм Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы» акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татюринформ» юридик фирмасы, «Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» ДПО ФДБОУ хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтеләчәк. 

Яңа Чишмәдә кабул итү графигы: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 6 йорт, «Олимп» с/к. 

Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе: Васильева Светлана Анатольевна, тел: (84348)2-30-21


08:00 - 09:30 РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлегенең Яңа Чишмә районындагы Клиентлар хезмәтендә (бүлек хокукларында) әйдәп баручы белгеч-эксперт Пузикова Нина Ивановна

9:30 - 11: 00 Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Слимова Ирина Михайловна

11:00 - 12:30 Яңа Чишмә нотариаль округы нотариусы Скокова Галина Борисовна 

12:30 - 14:00 «ТР БТИ» АҖнең Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Завалишина Юлия Михайловна

14:00 - 15:30 Адвокат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев