Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа елда - яңа йортка

Яңа Чишмәдә табиблар гаиләсе өй туе уздырды

«Көнбатыш» микрорайонында узган елның 30 декабрендә күп кенә яңачишмәлеләр өчен, беренче чиратта, 2022 елның мартында безнең районга «Земский доктор» программасы буенча килгән табиблар -Батуриннар гаиләсе өчен шатлыклы вакыйга булды.

Әлеге шатлыкны алар белән район җитәкчелеге, район хастаханәсе җитәкчесе, Батуриннарның хезмәттәшләре һәм, әлбәттә, район халкы бүлеште. Алар яңа йортка күчүчеләрне котларга дип Отрадная урамындагы ике катлы яңа коттедж янына җыелдылар.

Беренче булып котлау сүзе район башлыгына бирелде. Вячеслав Козлов иң элек республика башлыгына рәхмәт белдерде: «Нәкъ менә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бүген без авыл белгечләрен уңайлы торак белән тәэмин итә алабыз», - диде.

Район башлыгы компания директоры Виктор Курбатов җитәкчелегендәге төзүчеләргә, кирәкле белгечләрне таба алганнары өчен РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменскаяга һәм, әлбәттә, Батуриннарга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Вячеслав Козлов шул ук вакытта бу табибларга үз пациентларыннан бик күп рәхмәт сүзләре ишетүен билгеләп үтте.  Яңа торакка күчүчеләргә җылы һәм уңайлы йортта бәхетле гаилә тормышы теләде, аларга өй ачкычлары һәм бүләк тапшырды.

Батуриннар Яңа Чишмәгә Удмуртиядән килгән. Икесенең дә сәламәтлек саклау системасында 26 ел стажы бар. Александр Брониславович - Удмуртия Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, сәламәтлек саклауны оештыру буенча югары квалификацион категориягә ия, югары квалификацион категорияле табиб-хирург, табиб-эндоскопист, медицина часте буенча баш табиб урынбасары; Елена Николаевна - халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, югары категорияле табиб-оештыручы, югары категорияле табиб-акушер-гинеколог.

Аларга социаль найм килешүе буенча биш елга бирелгән йорт бик ошый, газы кергән, төзекләндерелгән, өйгә таба яхшы юл бар. Машинада эшкә 10-15 минут эчендә барып җитәргә мөмкин.

«Әгәр барысы да планлаштырылганча барса, без районда озак, бәлки пенсиягә кадәр, бәлки бөтенләйгә дә калырбыз әле. Безнең алты балабыз бар: олы улыбыз энергетик, бер улыбыз һәм киленебез - табиб-хирурглар, кызыбыз йогышлы авырулар буенча ординатурада укый, икесе - студентлар, кече улыбыз - мәктәп укучысы. Студентларыбыз кайткан иделәр, без бергәләп яңа йортта Яңа елны каршыладык, йорт аларга бик ошады. Калганнары якын араларда кайтырга тиешләр», - дип уртаклашты үз фикерләре белән Елена Батурина.

Батуриннарның безнең районда «килешенгән бишьеллык»тан соң да калуларына Наталья Роменская да өметләнергә тели. Медиклар өчен бер йорт белән генә эш тәмамланмас, дип өметләнә, чөнки район хастаханәсе әле белгечләргә мохтаҗ, ә килә калсалар, аларга да шундый ук яхшы торак кирәк булачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев