Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләр Май чабу һәм Нәүрүз бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

16 мартта район үзәгендә Кышны озаттылар

Бәйрәм иртәсе кояшлы, урамда инде яз җылысы сизелә иде. Язгы бәйрәм символы — коймаклар өч чатырда пешерелде һәм бәйрәм кунаклары кайнар табада яңа гына пешкән ризыктан авыз итә алды. Коймакларны «Золотой ключик», «Ландыш», «Крепыш», «Теремок» балалар бакчалары, Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм гимназия хезмәткәрләре пешерде. Чатырлар янында өстәлләр һәм эскәмияләр урнаштырылды, коймакларны халык шушы өстәлләр артында ашады. Алар тылсымлы чүлмәктә пешкән ризык кебек бертуктаусыз әзерләнеп торды. Бәйрәмдә әкияттәге түгел, чын казаннар да булды: аларда таҗик диаспорасы осталары пылау пешерделәр. Самавыр чәе яратучылар өчен карда зур көмеш самавыр кайнап торды. Теләге булган һәркемгә кайнар шашлык яки мини-ярминкәдә өйгә алып кайтыр өчен тәм-томнар сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Бәйрәм фотозоналары халыкны үзләренең төрле төсләре һәм матурлыгы белән җәлеп итте. Күпләр «Гармун», «Чәй өстәле» баннерлары янында яки кулларына «Блииин, Масленица!», «Мин коймак яратам!», «Яңа Чишмәмне яратам!» дигән төрле язулар булган табличкаларны тотып фотога төштеләр. Мәйдан уртасында сары-зәңгәрле сарафанга киендерелгән карачкы барысын да «күзәтеп» торды. 

Мәдәни программа 9.30да башланды. Май чабу темасына кагылышлы төрле җырлар, әйлән-бәйлән, шаяртулар белән Язны чакырдылар, ә аннары биюләр белән Нәүрүз — Яз чибәрен каршы алдылар. Хатын-кызлар бәйрәм мәйданында төрле костюмнардан һәм чәчәкле яулыклардан иде, алар арасында такыя, төрле матур яулыклар бәйләгән яшь кызлар, «Мисс Масленица», «Мисс Нәүруз» һәм «Чәчәкле яулык» конкурсларында катнашучылар да бар иде. 

Әлеге искиткеч конкурсларда барлык авыллардан килгән 50гә якын дәгъвачы катнашты. Сабыйларның «Мисс Масленица» исеменә ярышулары шуларның иң матуры булгандыр. Барысы да тырышты һәм кызыклы чыгышлары өчен дипломнар белән бүләкләнде, ә төп титул Яңа Чишмәдән 4 яшьлек Адилә Хәйруллинага бирелде. Мәктәп укучылары арасында әлеге титулга Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Алена Мельникова ия булды. «Мисс Нәүрүз» конкурсында исә сәләтле кызлар татар җырларын, көнчыгыш биюләрен башкардылар. «Мисс Нәүрүз» исеме Чертуш авылының башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан Ландыш Горшевиковага бирелде. Өлкәннәр арасында «Мисс Масленица» исеме өчен Чуаш Чабаксары, Черемухово АМЙларыннан һәм РМЙдан өч конкурсант көрәште. Беренче урынны Черемухово Бистәсеннән Юлия Сафонова алды.

Бәйрәмгә бер атна кала «Иң ажурлы коймак» дигән видеороликлар конкурсы игълан ителде. Катнашучылар үзенчәлекле коймаклар пешерергә тиеш иделәр. Бәйрәмдә призерларны бүләкләделәр. 1 урынны Яңа Чишмәдән Екатерина Чумакова һәм Чуаш Чабаксарыннан Елизавета Петровалар алды.
Спорт мәктәбе оештырган хәрәкәтле уеннарда иң актив катнашучылар балалар иде, өлкәннәр аларга нык ярдәм итеп торды. Ярышларда туп белән йөгерделәр, кадаклар кактылар, аркан тартыштылар (кызлар җиңде), команда белән чаңгыда йөрделәр, кар белән тулы чиләкләрне асып йөгерделәр, ГТО нормаларын тапшырдылар һәм башка күп нәрсәләр. Җиңгән өчен яхшы бүләкләр тапшырылды.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә авыл җирлекләреннән ике дистәдән артык музыкант катнашты: тәҗрибәлеләре дә, яңа гына уйный башлаучылары да бар иде. Рус, татар халык көйләре, «Цыганочка» һәм башка музыкаль әсәрләр яңгырады. Яңа Иванаеводан «Сувенир» ансамбле барысын да уздырды: гармунга һәм балалайкага кушылып, җыр башкардылар. Яңа Чишмәдән гармунда үзе уйнап, такмакларны бик оста башкаручы Александр Романов барысын да шаккаттырды. Гомумән, барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Яңа Чишмәдән «Селяночка» һәм Черемуховоның «Рябинушка» вокаль ветераннар ансамбле гармунчыларга үз чыгышлары белән ярдәм иттеләр. 

Такмаклар һәм «Чәчәкле яулыклар» конкурсы белән бәйрәм ахырына якынлашты. Матур яулыкларны 12 катнашучы тәкъдим итте. Җиңүне Черемухово Бистәсеннән «Рябинушка» вокаль ансамбле яулады. Архангел, Черемухово, Зирекле, Петропавел, Ленино, Өргәнчә һәм Чуаш Чабаксары мәдәният йортларыннан татар, чуаш һәм рус телләрендә шаян куплетлар башкарылды. Нәтиҗәдә «Илем» ансамбленең чуаш такмаклары җиңү яулады. Тамашачылар симпатиясе бүләге Татьяна Ерохинага эләкте. Май чабу конкурсларында призерларның фамилияләрен безнең сайтта укыгыз. 
Бәйрәм бик күңелле үтте. Оештыручылар халыкны искиткеч тамаша, конкурслар, тәмле ризыклар белән сөендерделәр. Боларның барысын да бәйрәмнең күпсанлы кунаклары бәяләде. Иң чыдамлылары (алар шактый күп булып чыкты) көндезге сәгать 12дә карачкыны яндыру йоласын да көттеләр. Ә карачкы исә бер минут эчендә янып та бетте.

«Мисс Масленица» — балалар бакчалары.

1 урында — Әдилә Хәйруллина, Яңа Чишмә
2 урында — Сәмирә Шакирова, Яңа Чишмә
3 урында — Василиса Абрамова, Яңа Чишмә

«Мисс Масленица» — мәктәп укучылары

1 урында — Алена Мельникова, Яңа Чишмә урта мәктәбе
2 урында — Карина Бадяева, Ленино урта мәктәбе
3 урында — Валерия Зубатова һәм Анастасия Глушковалар, Волчья Бистәсе урта мәктәбе

«Мисс Масленица» — өлкәннәр

1 урында — Юлия Сафонова, Черемухово мәдәният йорты
2 урында — Анастасия Якушкина, Чуаш Чабаксары мәдәният йорты
3 урында — Олеся Финагентова, Яңа Чишмә РМЙ

«Мисс Нәүрүз»

1 урында — Ландыш Горшевикова, Чертуш башлангыч мәктәбе — балалар бакчасы
2 урында — Динара Рамазанова һәм Динә Мусина, «Золотой ключик» балалар бакчасы
3 урында — Рухия Кәримова, Тубылгы Тау мәктәбе

«Такмаклар конкурсы»

1 урында — чуаш такмаклары белән «Илем» халык ансамбле
2 урында — Архангел Бистәсеннән «Любава» вокаль коллективы
3 урында — Ленинодан Арина һәм Екатерина Макаровалар

Тамашачылар симпатиясе призына Татьяна Ерохина лаек булды
«Чәчәкле яулык»

1 урында — Черемухово АМЙның «Рябинушка» фольклор коллективы
2 урында — Петропавел Бистәсеннән Влада Арсеньева һәм Евгения Павловская
3 урында — Илүсә Гыйльметдинова, Шахмай мәдәният йорты

«Ажурлы коймак»

1 урында — Яңа Чишмәдән Екатерина Чумакова һәм Чуаш Чабаксарыннан Елизавета Петрова
2 урында — Петропавел Бистәсеннән Артем Мазилин, Яңа Чимшәдән Марк һәм Алиса Васильевлар 
3 урында — Яңа Чишмәдән Артур һәм Арман Пилоян, Красный Октябрь поселогыннан Кирилл һәм Артем Захаровлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев