Яңачишмәлеләр Мамадышта узган креатив чаналар фестивалендә барысын да гаҗәпләндергәннәр
Кызлар командасы таудан африкалылар образында шуып төшкән.
Мамадышта гадәти булмаган транспорт чараларының йөреш сыйфатын, ә төгәлрәк әйткәндә, төрле модификацияле чаналарны сынаганнар.
Төп шарт - оригинальлек. Биредә катгый таләпләр юк. Иң мөһиме - таудан эффектлы итеп шуып төшү. Һәм моны мөмкин кадәр кызыграк эшләү өчен, фантазияне җигәргә кирәк. Чаналарны төрле материаллардан ясыйлар - пластик шешәләрдән дә, катыргы һәм төрле детальләр дә кулланыла. Ә кемдер чананы, хәтта Убырлы карчык йорты рәвешендә ясап, шуып төшкән!
Яңа Чишмә командасы кызыксындыргыч призлар белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев