Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләр Республика көнен билгеләп үтте

Бу уңайдан район үзәгендә, димәк Татарстанның һәм Россиянең дә чәчәк атуына өлеш керткән район халкын хөрмәтләү тантаналары узды

Яңа Чишмә халкы үзенең хезмәте, эше, казанышы, таланты, күркәм гаиләләре, милләтара дуслыгы белән дан тота.  Нәкъ менә шулар мәдәният һәм ял паркында лаеклы авыл халкын хөрмәтләү бәйрәмендә төп тема булды да инде.
Тантаналы өлешне Россия Федерациясе һәм Татарстан гимннары ачып җибәрде. Яңачишмәлеләрне Республика көне белән район башлыгы Вячеслав Козлов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, суверенитет кабул ителү белән Татарстан үзенең икътисади һәм сәяси юлын билгеләде, ул безнең республикада алга китешкә көчле этәргеч бирде. 
- Безнең республика, безнең район территориясендә гамәлгә ашырыла торган программалар кешеләрнең тормышын һәм иминлеген тамырдан яхшырта, - диде ул.   
Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, бүген безнең ил Көнбатыш һәм АКШ тарафыннан моңарчы күрелмәгән басымга дучар булды. Ул район халкына СВОдагы егетләребезгә күрсәтелгән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
 - Инде 28 тапкыр безнең волонтерлар махсус операция зонасына гуманитар йөк илтте. Хәзер чираттагысын җибәрергә әзерлек бара.  Лисичанскида яшәүче тыныч халыкка 40 тоннадан артык йөк җибәрелгән. Хәзер илебезне, сезне һәм безне саклаучы хәрбиләребезгә зур рәхмәт сүзләре әйтеп баш иябез.
Бүләкләр тапшыру һәм хөрмәтләү өчен сәхнәгә хәзер кыска вакытлы ялда булган СВОда катнашучылар чакырылды, болар: Исмәгыйлев Эльнар, Панасенко Евгений, Таболин Алексей. 
Аннары учреждениеләр һәм предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләрен бүләкләү тантанасы башланды. 
Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Яңа Чишмә РҮХ табиб-педиатры Алсу Алукаева, «Игенче» ҖЧҖдә машина белән саву операторы Валентина Удирякова, «Игенче» ҖЧҖдә инженер-механик Петр Петров, «Савельев А.А.» КФХ бухгалтеры Татьяна Мякишева ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева бүләкләнде.
«Агро - Основа» ҖЧҖ директоры урынбасары Айнур Габидуллинга, «Садыйков М. Х». КФХ хисапчысы Фәүзия Миңнебаевага Һәм -«Агро-Основа» ҖЧҖ агрономы Җәлил Мотыйгуллинга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 
Районнан бүләкләрне, ягъни район башлыгының Рәхмәт хатын Вячеслав Козлов КФХ башлыгы Татьяна Белоглазовага, шулай ук Гөлүсә Рамазанова һәм Гөлшат Әхмәтшинага милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» республика акциясендә актив катнашкан өчен тапшырды. «Бистә боҗрасы» халык җыры һәм хезмәт традицияләре фестивален оештырган өчен Любовь Уманская да шундый ук бүләккә лаек булды. Моннан тыш, бәйрәмдә РЭЭБнең өч хезмәткәре: полиция майоры Петр Питеркин, полиция майоры Диләрә Шәйхетдинова һәм полиция капитаны Роман Шишкин бүләкләнде. 
Республика көнендә гаилә юбилярларын хөрмәтләү безнең районда күркәм традициягә әверелде. Быел «алтын туйларын»  билгеләп үтүче Зирекледән ирле-хатынлы Тәбрис һәм Гөлсем Хәйбуллин, Екатерина  Бистәсеннән Лев һәм Татьяна Денисов, Яңа Чишмәдән Мария һәм Анатолий Кузнецовларга Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын – кыз депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе, район хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова аларны хөрмәтләп, җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.  
Укуда, спортта, иҗатта сәләтле балаларны һәм аларның педагог-укытучыларын хөрмәтләү чираты җитте. Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогында беренче урын өчен 8 кешедән торган Яңа Чишмә спорт мәктәбенең футбол командасы һәм аларның тренеры Станислав Савельев, йөзү буенча республика ярышларында призлы урыннар өчен спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның тренеры Сергей Финагентовларга бүләкләр тапшырылды.
 Районыбыз авыллары  елдан-ел яхшыра, матурая бара,  ә бу матурлыклар шунда яшәүче оста куллы  халыкның таланты һәм осталыгы белән барлыкка килә. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев авыл җирлекләрен һәм оешмаларын төзекләндерү конкурсында җиңүчеләрнең һәм призерларның акчалата сертификатларын тапшырды. «Авыл җирлекләре территориясен иң яхшы төзекләндерү»  номинациясендә бүләкләнү-челәр: 3 урын өчен - Әдәмсә АҖ, 2 урын өчен - Красный Октябрь АҖ, 1 урын өчен – Ленино АҖ.  «Оешмалар һәм учреждениеләр территорияләрен иң яхшы төзекләндерү» номинациясендә 1 урын өчен бүләкләнүчеләр: Үзәк клуб системасы, ҮКС, РМЙ һәм туган якны өйрәнү музее; 2 урын өчен - ЗАГС секторы, БСМ һәм Интернат - йорт; 3 урын өчен - спорт мәктәбе һәм ТКХ МУП.  «Кече һәм урта бизнес объектлары территориясен иң яхшы төзекләндерү»  номинациясендә 1 мең сумлык сертификатлар - ШЭ Гүзәлия Гайнатуллина, Евгения Конанерова һәм Наталья Белоглазова; 5 мең сумлык сертификат -  Светлана Удиряковага тапшырылды. Белем бирү учреждениеләре арасында бүләкләнүчеләр: Әдәмсә авылындагы «Алсу» балалар бакчасы  һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе (3 урын), Яңа Чишмә гимназиясе (2), Черемухово мәктәбе (1). Троица гыйбадәтханәсе һәм Яңа Чишмә мәчете территориясен төзекләндерүдә, чәчәкләр белән бизәүдә актив катнашкан өчен иерей Семион Камаевка һәм имам мөхтәсиб Раил Фәгыйзовка рәхмәт хатлары тапшырылды
Бәйрәм дәвамында сәхнәдә район артистлары чыгыш ясады.  «Шешминка» хореография ансамбле бик матур бию тәкъдим итте, Дарья Янова, «Сувенир» ансамбле, Анастасия Якушкина, Галия Нуриева, Рамилә Сәлиховалар патриотик һәм халык җырларын башкарды.  Концертта шулай ук «Архангельская краса», «Илем», «Рябинушка», «Суреке», «Ак калфак», «Моңлы чишмә», «Шешминские зори» вокаль ансамбльләре катнашты.  Балалар өчен Туган якны өйрәнү музее, «Ажаган» клубы, «Кайгырту» ХСХКҮ, Балалар сәнгать мәктәбе, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр оешмасы гипс фигураларын буяу, бәйрәм темасына аквагрим, солдатлар өчен «коры душ», кул эшләнмәләре әзерләү һ.б. оештырылды. Моннан тыш, бал һәм районның умартачылык продуктлары ярминкәсе, шулай ук балалар өчен татлы мамык сату да оештырылган иде. Бәйрәм яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев