Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгыннарга каршы махсус режим кертелә

Янгыннарга каршы махсус режим кертелә ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан территориясендә 17 апрельдән янгыннарга каршы махсус режим кертелә һәм ул 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан да шундый ук карар кабул ителгән.
Быел махсус режимның төп үзенчәлеге - учак кабызуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарларны яндыруны тулысынча тыю.
Шулай ук урманда һәм башка табигый территорияләрдә янгын чыгу куркынычы янаган торак пунктлардагы бакча участокларында, балаларның ял итү оешмалары территорияләрендә, урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында мангалларда һәм башка җайланмаларда ризык әзерләү өчен учак кабызу тыела.  
Моннан тыш, торак пунктлар территориясендә, урман массивларында, балалар мәйданчыкларында, парк һәм скверларда пиротехник әйберләрне куллану тыела.
Һәр авыл җирлегендә коры үлән яну очракларын ачыклау, шулай ук янгыннарны тиз арада сүндерү максатыннан патруль-контроль төркемнәр оештырыла.
Коры үлән һәм чүп-чарларны яндыру фактларын кисәтү һәм ачыклау, янгыннарны оператив рәвештә сүндерү мәсьәләләре күзәтчелек органнары тарафыннан катгый контрольдә булачак. 
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чаралары 2 тапкырга арттырылган:
- гражданнарга - 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затларга - 30 мең сумнан алып 60 мең сумга кадәр;
- юридик зат оештырмаган эшмәкәрләргә - 60 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр;
- юридик затларга - 400 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр.
Александр Завалишин, районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев