Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшәгән еллары өчен Аллаһка рәхмәтле

31 августта Красный Октябрь авылында яшәүче Мөхәммәтҗанова Мәгъмүрә Гали кызына 90 яшь тулды.

Зирекле авылында ишле гаиләдә туып үсә Мәгъмүрә. Дөньяга килгән 18 баланың җидесе генә балигълык яшенә җитә. Бу 1935 елның җәе, димәк, бала чагы авыр сугыш елларына туры килде дигән сүз.

Ул һәрвакыт ашыйсы килеп торуны хәтерли. Ләкин күп кенә авылдашларына караганда тормышлары барыбер җиңелрәк булды дип саный, чөнки рус-япон сугышыннан инвалид булып кайткан әтиләре Хамматгалине армиягә алмыйлар. Әтиле тормыш – әтиле тормыш инде: авырлыкны бергәләп күтәрәләр.

Ул вакыттагы күпләр кебек үк, җирләр кардан ачылып, яшеллек күренә башлау белән яланаяк (аяк киеме юк) ашарга яраклы үләннәр җыярга йөриләр. Өйгә капчыклап алып кайталар: чи килеш тә ашыйлар, пешереп тә – кичкә кадәр җитми.

Бик сирәкләргә эләккән уку насыйп була аңа - Зирекле мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлый. Мәктәпкә апасының фуфайкасында йөрергә туры килә. Югары сыйныфларда җиңнәре кыскарып калгач, әнисе вак сары чәчәкле тукыма өстәп озынайтып тегә (кара тукыма таба алмыйлар).

Сугыш вакытында апасы Мәрьям хезмәт фронтына алына: 1947 елга кадәр Казандагы вертолет заводында эшли. Фронтка 1925 елгы абыйсы Минсалих та алына. Бөек Ватан сугышының соңгы елларындагы бәрелешләрдә катнашып, исән-сау әйләнеп кайту бәхете язган була аңа.

Ике чынаяк белән

кашыктан башлап...

Мәктәпне тәмамлагач, кыз Яңа Чишмәдәге АТС-ка телефончы булып эшкә урнаша. Шунда ул үзенең язмышы белән очраша: Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайткан кара күзле диңгезче егет «Красный Октябрь» совхозында радиоэлемтә тәэмин итүче булып эшли.

1959 елда менә шул егет - сугышның башыннан ахырына кадәр узган фронтовикның бердәнбер улы Харис сөйгәнен Красный Октябрьгә әти-әниләре йортына алып кайта. Соңыннан алар берничә тапкыр йорт салалар, ләкин һәрвакыт төп нигез янында була ул туган нигезнең үз тарту көче бар.

Ике чынаяк һәм кашыктан башланган тормышларын тулысынча үз көчләре белән булдыралар. Мәгъмүрә башта төрле эштә эшли, ире – шофер, тракторчы, комбайнчы була. Намус белән, тырышып, булсын дип эшлиләр.

Берничә сезон ире янында комбайнчы ярдәмчесе дә булырга туры килә, яшь гаиләдә инде ул вакытта ике бала туган була, кызы белән улын әбиләре карамагында калдыралар.

Совхоз җитәкчелеге тормыш иптәше Харисны Лаешка укырга җибәрә (көндезге бүлеккә), агроном кирәк була.

Бер елдан соң шул ук техникумның бухгалтерлык бүлегенә читтән торып укырга Мәгъмүрә дә керә. Ул сессиягә киткәндә, хуҗалык һәм өч бала әби-бабай белән калып тора.

Укуны тәмамлагач, ир белән хатын совхозда эшләүләрен дәвам итәләр, хәзер инде берсе – агроном, икенчесе бухгалтер булып, Мәгъмүрәгә фермада бригадир булып эшләргә дә туры килә.

Туган нигез җылысы

Гаилә һәрвакыт зур хуҗалык тота, зур бакчалары була.

70 нче еллар башында яңа шәһәр төзелеше башлангач, бик күпләр кебек үк, алар да Чаллыга китәргә карар кылалар. Ире хәтта эшкә урнашырга да өлгерә, тик әти-әниләре өчен җаваплылык аларга карарларын кире үзгәрттерә. Һәм Мөхәммәтҗановлар гаиләсе гомерләрен туган җирләре белән мәңгегә бәйли.

55 елдан артык бергә яши алар. Хәзер инде тормыш иптәшенең бакыйлыкка күчүенә 10 елга якын. Иркен, уңайлы йортта ялгызы гына яши Мәгъмүрә әби. Ялгыз яшәсә дә, ялгызлыкны сиздерми балалары, һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Олы кызы Наилә Әдәмсәдә, укытучы; икенче кызы Рәйсә - тәрбияче һәм улы Салихҗан машина йөртүче) Чаллыда яшиләр. Көненә өчәр тапкыр балаларның һәркайсы телефоннан шалтырата – аның хәл-әхвәлен белешәләр; кирәк булса, шундук килергә һәм ярдәм итәргә әзер торалар.

Балалары чакырып торса да, Мәгъмүрә әби гомер иткән өеннән китәргә теләми. Ул әле дә хәл кадәренчә яшелчә бакчасын карый, тавыклар тота, җәй көне казлар асрый.

Җирле хакимиятнең ярдәмен дә тоеп яши әби: кышын йорт тирәсендәге юлны кардан чистарталар, җәен йорт кырыйларын чабалар, язгы ташу вакытында аеруча игътибар үзәгендә була.

Хәрәкәттә – бәрәкәт, хәрәкәт ул тормыш дип саный Мәгъмүрә әби һәм кул-аяклар йөргән чакта үз җае белән ни дә булса эшләргә тырыша.

Озын гомере өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле ул һәм элеккечә күтәренке, шат күңел белән шөкерана кылып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев