Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшәү ямен югалтмаган

19 гыйнварда Яңа Чишмә авылында яшәүче Вера Степановна Леушинага 90 яшь тула.

Танышу

Җиде ел Вера Степановна өченче улы Виктор гаиләсендә яши. Ул һәм икенче улы Александр Яңа Чишмәдә 40 елдан артык яшиләр. Аксубай районындагы йорты янгач, Виктор әнисен шундук үз янына ала.

Күршеләренең төзек булмаган электр үткәргечләре аркасында чыккан янгын аның йортына күчә. Карчыкның өен саклап кала алмыйлар: ташу вакытына туры килә — плотинаны агыза, янгын сүндерүчеләр соңга кала.

Шуннан бирле Вера Степановна Виктор һәм килене Екатерина тәрбиясендә яши. Ул тыныч, акыллы һәм бик яхшы күңелле әби. Сөйләшергә, аралашырга ярата. Төзек йортта аның аерым якты, иркен бүлмәсе бар. Диварында икона, почмакта плазмалы телевизор. Аның яраткан тапшырулары «Давай поженимся!», «Уйна, гармун!», яңалыклар. Яңалыкларның һәр чыгарылышыннан соң ул улына һәм килененә дөньяда булган хәлләр, һава торышы фаразлары турында сөйли.

Караваты янындагы өстәлдә авыру буыннар өчен төрле флаконнар һәм ислемай. Вера Степановна ислемай сөртергә ярата. Балалары эштә булганда, Васька исемле мәчесе белән көн үткәрәләр, ул аның артыннан калмый йөри. Мәченең өйдәге яраткан урыны — аның бүлмәсендәге кәнәфи. Әби үзе алгы бүлмәдәге тәрәзә янындагы биек гөлләр астындагы кәнәфине ярата. Сөйләшә башлагач: «Нигә минем турыда язарга? Мин бит бу якныкы түгел», — дип гаҗәпләнде.

Сугыш чоры балачагы

Вера Степановна — Украинадан күчеп килүчеләрнең токымы. Ачлыктан качып, 1905 елда Аксубай районына Украинаның бер бистәсеннән күп кенә гаиләләр күчеп килә. Башта ирләр килгәннәр, урын ошаган, биредә җир сатып алганнар һәм тиздән хатыннарын, балаларын күчергәннәр. Шулай итеп, күчеп килүчеләрдән Яңа Александровка авылы барлыкка килгән. Вера Степановнаның әнисенең исеме Секлетея Тихоновна, ә әтисенең исеме Степан Трофимович Чернорук иде. Әтисе Чистайда милиционер булып эшләгән, гаиләсе авылда яшәгән. Вера Степановна 1939 елда әтисен фин сугышына озатканнарын хәтерли:

— Миңа ул чакта дүрт яшь иде. Әти әнине һәм безне дүрт баланы кочаклап алды да: «Еламагыз! Мин кайтырмын! Көтегез» — диде. Ләкин ул кайтмады, 1941 елның җәй азагында Украинада һәлак булды. Сугыш вакытында күпме генә авырлыклар кичермәдек: кайгы да, ачлык та, салкын да үзәккә үтте, бетләр дә талады.

Вера мәктәптә укыганда, каникул вакытында колхозда үгезләр җигеп эшли. 
-Тегермәнне буарга үгез белән җир ташыдым. Бервакыт яшенле яңгыр ява башлады. Мин күпер астына качтым, яңгыр ява башлады. Утырам, калтырыйм, яшеннән куркам. Үгез минем арттан. Мин аңа: «Син кая барасың?». Миңа ярдәм итәргә теләдеме, әллә үзе дә курка идеме — кем белсен.

37 ел намуслы хезмәт 

Секлетея Тихоновна барлык балаларын исән-имин үстерә. Соңрак өчесе эш эзләп Украинага китәләр: Кременчуг, Полтава, Днепропетровск өлкәсенә, инде күптән вафат булганнар инде. Вера Степановна Аксубайның Кирәмәт авылы егете Леонид Леушинга кияүгә чыга һәм шунда төпләнеп кала. 
7 сыйныфны тәмамлагач, Аксубайда почтада техник булып эшли. Кияүгә чыгып, иренең туган ягына кайткач, совхозда дуңгызлар карый, сыер савучы булып эшли. Савуга сәгать өчтә тора, килеп, су җылыта, кул белән сава. 

-Хәзерге кебек суүткәргеч, сөтүткәргечләр юк иде, — дип сөйли карчык. — Авыр хезмәт иде. 

Алдынгы совхоз дуңгызчылык белән җитди шөгыльләнгән. Дуңгызларны тереләй вагоннарда Мәскәүгә ит комбинатына илтәләр. Ашатырга-эчертергә юлда дуңгызчылар бригадасын җибәрәләр. Вера Степановна ике тапкыр бара.

— Дуңгызларны тапшырабыз, мунчада юынабыз, ләкин барыбер поезддагы проводниклар читкә борылалар, дуңгыз исе килә, — дип елмая ул. — Ә без бит яшь хатыннар, бездән яхшы ис килүен телибез. Борчыла идек. Бәлки миндә хушбуйларга һәвәслек шул вакыттан калгандыр.

Вера Степановна 58 яшендә пенсиягә чыга. Авыл хуҗалыгында 37 ел намуслы хезмәте өчен күп мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә ия. 

Нык чыныгу

Вера Степановна күп еллар каенанасы белән бергә яши (каенатасы сугышта һәлак була). Ире янына яшәргә килгәндә, өйдә тагын дүрт бала була, аннары үз балалары туа. Каенанасы үлгәнче улы һәм килене белән бергә яши. Аннары Вера Степановна карт әнисен үз янына алды. Секлетея Тихоновна 103 ел ярым яши.

Ире белән мал-туарны күп тоталар. 56 ел тату гомер кичергәннәр, дүрт уллары (әле беренче балалары да булган — сабый чагында үлгән) тыныч, дустанә шартларда тәрбиялән. Леонид механизатор булып эшләгән. 84 яшендә вафат булган. Вера Степановна шуннан соң да ун ел буе сыер, сарык, дуңгыз, кош-корт асрый әле. Үзе печән чаба, яшелчә бакчасын эшкәртә: бәрәңге, кабак, көнбагыш, чөгендер утырта. Нәрсә үстерсә дә — ит, яшелчәләр -балаларга җибәреп тора. Янгын булмаса, алга таба да шулай яшәгән булыр иде. Сугыш һәм сугыштан соңгы буын — нык буын ул.

Яшьтән җырчы

Вера Степановна — җырларга ярата. Бик күп рус һәм украин җырларын, шулай ук шигырьләрен белә. Үзен рус дип саный, чөнки рус мәктәбендә укыган, руска кияүгә чыккан, 70 елдан артык русча сөйләшә. Украин телен дә хәтерли, чөнки әти-әниләре гаиләсендә ана телендә сөйләшкәннәр.

Совхозда авыл сәхнәсендә актив чыгыш ясый: соло да, ансамбльдә дә җырлый. Пенсиягә чыккач, улына киткәнче, Аксубай районында иҗади отчет концертларында актив катнаша. Авылларга чыгыш ясарга йөриләр, күп грамоталар белән бүләкләнгән. Безнең үтенеч белән үзенең яраткан «Каким ты был, таким остался», «Туарыгыз, егетләр, атларны» җырларын җырлады. Хәзер дә җәйге кичләрдә ике күрше әби белән эскәмиядә, сөйләшеп туйгач, өчәүләп берәр җырны сузып җибәрәләр. 

Җырга талант оныгы Алексейга да күчкән, аны Казан музыкаль мәйданчыкларында рэпер һәм автор-башкаручы буларак чыгыш ясарга еш чакыралар. Мәсәлән, Шәһәр көненә. Рэп яратучы казанлылар аны яхшы белә. Вера Степановнаның 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Кызганычка каршы, өлкән улы Евгений өч ел элек вафат булган. Кече улы Сергей аның янына Түбән Камадан еш кайтып тора. 

Тамырларыннан аерылмаган

Оста куллы Секлетея Тихоновна үзенең күнекмәләрен кызына да тапшыра. Вераның әнисе эрләгән дә, кулдан ясалган туку станогында тукып, балаларга киемнәр дә теккән. Ләкин хәзер Вера Степановна инде текми дә, бәйләми дә — биш ел элек күзенә операция ясаткан. Шул вакыт эчендә күзе утырган. Балалар аны корректировкага алып барырга уйлап тора.

Вера Степановнаның хәтере дә бик шәп. Кайчагында туган ягын сагына, хәтта үзенә багышланган шигырьне дә сөйләде. Балалар елына бер мәртәбә аны Рус Кирәмәтенә күңелен басарга алып кайтып киләләр.

— Хәзер минем заман үтте инде, — дип көрсенә әби. — Эшләмим инде, ял гына итәм. Бөтен нәрсә әзер, бәдрәф — өйдә, мунча — өйдә. Бакча, өй эшләреннән дә киттем — сәламәтлегем рөхсәт итми. 

Чиркәүгә йөрү белән дә шул ук, ләкин причастие йоласын башкару өчен атакайны өенә чакырганнар. — Мин бит Раштуа бәйрәмендә тудым, зур православие бәйрәмендә, — ди ул. — Ходай мине кызгангангадыр, мөгаен. 


Виктор сөйләгәнчә, 85 яшендә әнисен чак кына коткарып калганнар: бөерләрендә ташлар кузгалган. Аны ашыгыч рәвештә Казанга вертолет белән алып китеп, ташларны вату буенча операция ясыйлар. «Ходай коткарды», — дип саный әби.

Сугыш балаларына яхшы пенсия өчен ул РФ Президентына рәхмәтле. 

Хәзер бит бар да бар, шатланып яшисе дә яшисе генә. Моның кадерен белергә кирәк, — ди Вера Степановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев