Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмерләр илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар

Россия көне алдыннан ЗАГС бүлегендә РФ паспортларын тапшыру тантанасы узды.

11 яңачишмәле үз тормышларының төп документын чараның мәртәбәле кунагы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин кулыннан алды.
Балалары белән илебезнең тулы хокуклы гражданнары булу шатлыгын уртаклашырга аларның әти-әниләре дә килгән иде. Алып баручылар яшүсмерләргә алар тормышында бу мөһим вакыйгаларның берсе булуы турында сөйләделәр, аларга паспортларны район оешуга 40 ел тулганда, Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында һәм Россия көнен бәйрәм итү алдыннан тапшыруларын искәрттеләр.
Әмма паспортларны тапшырыр алдыннан яшүсмерләргә үзенчәлекле «имтихан» узарга тәкъдим иттеләр. Илнең дәүләт символлары, РФ Конституциясе, гимн, герб һ.б. хакындагы сорауларга алар дөрес җаваплар бирделәр.
Тантана сәбәпчеләренә әле 14 яшь кенә булса да, алар инде укуда да, спортта да зур уңышларга ирешкәннәр, мәктәп олимпиадаларының призерлары булып торалар. Алып баручылар аерым казанышларга ия булучылар белән җентекләбрәк таныштырдылар.
Айдар Метшин һәркемне РФ гражданы статусын алулары белән котлап, паспортлар тапшырды. Балаларга мөрәҗәгать итеп, ул мондый статуска ия булу белән җәмгыять һәм үз-үзең алдында да зур җаваплылык барлыкка килү турында әйтте. Хөрмәтле кунак шулай ук әти-әниләрне дә котлады, бу мөһим вакыйганы — гаилә бәйрәме дип атады.
— Бүген мин үзем дә паспорт алу белән бәйле кичерешләремне искә төшерәм. Бу минем өчен яңа бер этап булган иде. Паспорт сезгә Россия Федерациясенең рәсми вәкилләре булу хокукын бирә һәм сез киләчәккә башыгызны югары күтәреп атларга тиешсез.
Айдар Рәис улы әйткәнчә, илнең тулы хокуклы гражданнары буларак, яшүсмерләргә яңа мөмкинлекләр бирелә, әмма шуның белән беррәттән аларга билгеле бер дәрәҗәдә җаваплылык та йөкләнә.
Ул тормышның имтиханга тиң булуын билгеләп үтте, тантана сәбәпчеләренә укуда, киләчәк хезмәт эшчәнлекләрендә уңышлар, чарага җыелучыларның барысына да сәламәтлек, иминлек һәм куелган максатларга ирешүләрен теләде.
«Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре яшүсмерләргә истәлекле бүләкләр — паспорт тышлыгы һәм оешма әгъзасы билгесен тапшырдылар. Аларның һәрберсе әлеге оешмага инде кергән булып чыкты.
Чарада БСМнең чыгарылыш сыйныф укучысы Дарья Янова һәм РМЙ вокалисты Анастасия Якушкиналар башкаруында патриотик җырлар тәкъдим ителде. Тантанада катнашучылар бергәләшеп истәлеккә фотога төшкәннән соң, чараны тәмамлап, Россия Федерациясе гимны яңгырады.

вручение паспорта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев