Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Язмыш аны Әфганстанга илтте»

15 февраль — сугышчы-интернационалчыларны искә алу көне

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы алдыннан без 1984-1986 елларда Әфганстанда хезмәт иткән Сергей Хорьков белән очраштык.

Сергей Хорьков 1966 елның 4 июнендә Яңа Иванаево авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан музыка училищесына укырга кергән. 18 яшендә аны армиягә алганнар һәм хәрби комиссариатта Фәрганә шәһәренең сержантлар мәктәбенә җибәрәчәкләрен әйткәннәр. Бу — хезмәтнең җиңел булмаячагын һәм, мөгаен, сугышка эләгү ихтималын аңлаткан. 

«Парашют белән беренче сикерүем яшүсмерләрчә булды — уйнап кына, курыкмыйча дигәндәй, икенче тапкыр билгесезлеккә адым ясау инде авыррак иде, каушатты, ә аннары күнектем, — дип сөйли Сергей.

-Өч айдан мин Кабулга эләктем, ә аннары Баграмга, 345 нче парашют-десант полкына җибәрделәр. Монда инде безне чын сугыш хәрәкәтләрендә катнашуга әзерләделәр, озак булмаса да, бик җентекле өйрәнүләр уздык. 

Мин сугыш вакытында үлем турында уйладыммы икән? Бары тик поход алдыннан гына, ә аннары инде ничек җиңүче булып чыгу турында уйларга кирәк иде. 
Базага кайту һәрвакыт авыр иде, хезмәттәшләребезнең кайсы яраланды, ә кемдер һәлак булды. Ә мине үлемнән әниемнең догалары саклагандыр, мөгаен. 
Хезмәтем башланган чорда мин туганым Владимир белән очрашу бәхетенә ирештем. Ул шофер булды, аның армиядә хезмәт итүенең ике генә ае калып бара иде. Һәм ул, безнең часть яныннан үткәндә, минем янга да керде. Күрештек, өй, туганнар турында сөйләштек, ул аларны бик тә сагынган иде. Май аенда аның хезмәт итү вакыты бетте һәм ул өйгә кайтып китте. Соңыннан хезмәттәшләребезнең күбесе белән без бик дуслаштык -туганнарга әверелдек, бүгенгесе көндә дә күпләр белән элемтәдә торабыз: «Сугышта барлыкка килгән дуслык — мәңгелек», диләр бит. 

Сергей Хорьков сержант званиесендә пехотачылар бүлеге командиры булып хезмәт иткән. Демобилизациягә өч ай калганда БТР экипажы командиры итеп билгеләнгән. 
Сергейны өйдә күпсанлы туганнары һәм йөргән кызы — Вера сабырлык белән көткән. 1987 елда алар гаилә корганнар. Тиздән Сергей белән Вераның бергә гомер итүләренә 37 ел булачак. Хорьковларның ике баласы — Игорь һәм Кристина, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Ел саен сугышчы-интернационалчыларны искә алу көннәре якынлашкач, ул кабат аерымлык билгеләре һәм «Батырлык өчен» медале белән үзенең солдат формасын кия. Оныклары — малайлар шул вакытта бабаларына сокланып карыйлар. 

«Мы нынче одеты по моде, но форму храним и сейчас... Со службы солдат не уходит, уходит он только в запас». Сугышны үткән солдатлар язган шушы һәм башка бик күп шигъри юлларны һөнәре буенча музыкант — Сергей Хорьков, йөзләгән тапкырлар үзенең патриотик җырларында кабатлый — «Кукушка», «Тревога», «Война не мамка» һәм башкаларны ул «Сувенир» вокаль — инструменталь ансамбле составында башкара. Әлеге җырларда ниләр турында әйтелгәнен ул үз күзләре белән күргән һәм шуңа да аларның һәр сүзе һәм нотасы аның йөрәгеннән ургылып чыга.

15 февраль — сугышчы-интернационалчыларны искә алу көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев