Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш аны үз ватанында яшәү һәм эшләү бәхете белән бүләкләгән

Черемухово Бистәсеннән Нина Александровна Корнева үзенең хезмәт эшчәнлеген 1963 елда 14 яшендә башлый.

«Арыган чакларында да Нина үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Сөт саву буенча район сводкаларында һәрвакыт алдынгы позициядә тора. 1977 елдан башлап социалистик ярышларда җиңүче була, бу хакта күпсанлы Мактау грамоталары, медальләре сөйли. 40 ел дәвамында сыерлардан сөт саву буенча лидерлыкны югалтмады. 1983 елда Нина Корнева Мактау Билгесе ордены белән бүләкләнә, ә 2002 елда ул «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек була».

Район газетасы битләрендә «Беренче номерлы сыер савучы», «Машина белән саву операторларының республика конкурсы җиңүчесе», «Хезмәтенә күрә хөрмәте» һәм башка исемдәге язмалар урын алды.  Ә бу язмалар герое - Нина Александровна Корнева иде.

Ике бала анасы, алдынгы сыер савучы, авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша, шуңа күрә авылдашлары аны берничә тапкыр Черемухово авыл Советы депутаты итеп сайлый.

Нина Корнева хезмәт эшчәнлеген 2003 елда тәмамлый, әмма авылның хәйрия акцияләрендә даими рәвештә катнаша.

Бала чактан ук чыныккан авыл хатын-кызы вакытны бушка үткәрми.

Казан энергетика көллиятенең махсус компетенцияләр үзәге җитәкчесе, 27 яшьлек Светлана Трунова үзенең әбисе турында менә ниләр сөйли:

 «Мин әбиемне балачактан ук хәтерлим, әбинең бер минут та буш вакыты юк иде, ул һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль иде, куллары тынгылык белмәде. Мин аны бөтенләй йокламыйдыр, дип уйлый идем. Ул барысын да эшли белә, минем әби эшли алмаган эш юк та кебек.  Минемчә, аңа  үз кулларың белән йорт төзергә кушсалар, ул бу катлаулы эшне дә башкара алыр иде шикелле. Ләкин  нинди генә тынгысыз кеше булмасын, әбием һәрвакыт гаилә, оныклар өчен вакыт таба иде. Ул һәрвакыт тыңларга, ярдәм итәргә, сөйләргә һәм тәмле ашлар белән сыйлый белә иде, алардан тәмлерәкне беркайда да татый алмаячаксыз».

Кызы Елена Данилова да әнисенең тумыштан ук  балаларны ничек кайгыртуы, алар өчен борчылып яшәве турында сөйли.

«Әни безне гаиләне яратырга, һәр кешегә, һәр хезмәткә хөрмәт белән карарга өйрәтте. Минем әнием бар нәрсәне дә яхшы эшли, чөнки ул барысын да җырлап башкара, ул бик яхшы җырлый һәм рәсем ясый.  Рәсем ясау сәләте миңа да күчкән.  Шуңа күрә үземнең һәрбер кечкенә генә профессиональ җиңүем белән, мин әни янына йөгерәм, ул да сөенсен дим. Хәзер аның сәламәтлеге бераз үзгәргәнгә, әнигә уңай хисләр бик кирәк».

Нина бала чагында үзенең тумыштан килгән сәләте белән беррәттән яхшы язмыш турында хыялланганмы соң?

Бу сорауга ул «Бала чакта мин хыялланмадым, ничек исән калырга икән дип уйладым. Әтисез, авыру әни белән үстем, мәктәпкә барыр алдыннан таң атканчы торып, ни дә булса ашар өчен, икмәк пешерергә туры килде.  Ә авыр балачак өчен язмыш мине үз ватанымда яшәү һәм эшләү, яхшы ир хатыны, ике бала анасы, дүрт онык һәм өч оныкчыкның әбисе булу бәхете белән бүләкләде».

 

Фото гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев