Язмыш сынаулары аша – 90 яшькә
Бакташ авылында гомер кичерүче Нәбиуллина Минҗинан Һадиулла кызына 20 сентябрьдә 90 яшь тулды.
Минҗинан әби тумышы белән кечкенә генә Адамчы авылыннан. Әдәмсәдә булып узган янгыннар әти-әниләрен шул авылда төпләнергә мәҗбүр итә.
Хәзер инде ул елларда барлыкка килгән Кыерлы, Пещерка, Адамчы, Бакташтан бары тик соңгы авыл гына яшәп калган. Нәкъ менә шул бер урамлы матур авылда гомер кичерә Минҗинан әби – килен булып төшкәннән бирле. Хәер, килен төшерү “кыз урлау” рәвешендә була: 22 яшьлек кызны бер таныш хатын ялганлап урамга чыгара да атка утырттып да алып китәләр. Утырмага килгән кызны бер күрүдә ошата, күрәсең, булачак ире Ядегәр. Ул вакытта бер баргач, кире кайту гадәте юк. “Торасың килмәсә – кайт”, - дисәләр дә, кыз торып калырга була. Килен булып төшкән йортта иренең өч энесе, урын өстендә яткан авыру кайнана була, аны карарга туры килә – урлап китүнең сәбәбе бәлки шулдыр. Дүрт елдан соң ире чирләп китә. Беренче баласына яшь ярым чакта була бу хәл, дүрт ел аны да карый. Аякка баскач, ире ат белән Әлмәткә йөк ташып, тагын өзлегеп китә, тагын алты ел аны тәрбияли Минҗинан. Бәхетенә, кайнанасы уңайлана төшә, эшләшә алмаса да, балаларны карарга булыша. “Әйбәт тордык без кайнанам белән, балаларны ул үстереште, йөзгә кадәр яшәде, бергә 44 ел тордык”, - ди.
Ире белән 57 ел гомер кичерәләр. Ике малай, ике кыз үстерәләр: Әсхәт, Мәсгуть, Әнисә, Гөлсинә. Бүгенге көндә бер кызы Әлмәттә, өчесе Чаллыда яши.
Сугыш чоры баласына уку тәтеми – 4 класс кына белем ала. Кечкенәдән эшләп үсә. Эшләгән кешене эш ярата, ди безнең халык. Уналты яшеннән Ярославль якларында торф чыгара. Аяклар шунда беткәндер инде, ди. Озын кунычлы итекләр белән эшләргә җайсыз була, салсагыз, ревматизм алачаксыз дип өркетсәләр дә, яшь чакта әле ул турыда кем уйлаган – күбрәк яланаяк эшлиләр.
Ә килен хезмәтенең үз кыенлыгы. “Төнге икедән торып, йорт эшләрен бетереп китә идем. Печән вакытында иртәдән печән чаба идем. Ул заманда эш каты иде, бармый калып булмый, артыңнан бригадир килеп җитә иде. Төрле эштә эшләдем”, - ди Минҗинан әби.
Кыз чагында сыер савучы булып эшли, килен булып килгәч, “әнине карарга кирәк”, - дип, ире фермада эшләргә рөхсәт итми. Фермага капчык белән терлек азыгы ташыйлар: аны Әдәмсәдән алып кайталар, башта күтәреп үлчәүгә илтәсе, аннары тракторга төяп, шуннан янә фермага ташыйсы. Хатыннарның туп-тулы капчыклар күтәрүен күреп, бригадир аннары азрак күтәреп ташырга куша.
Кырык яшендә үзе дә аздан гына үлемнән кала – инфаркт була.
-Авырлыкны күп күрдем, әле һаман яшим, Ходайның рәхмәте, ди Минҗинан әби. - Аллаһы Тәгаләгә генә ышанып яшим, бер исән җирем дә юк бит инде, Аллаһ биргән гомерне яшәп бетерергә кирәк.
Үз-үзен карый, ашарына пешерә, намазларын укый әби.
Авыл советыннан хәлләрен белешеп, ярдәм кирәкмиме, дип сорап торалар икән. Атна-ун көн саен балалары кайтып торганда, әлегә ярдәмне кирәксенми. Йорт-җире караулы, аның зәңгәр капкалы, зәңгәр буяулы өе әллә каян матур булып күренеп тора.Кышын ай ярым шәһәрдә балаларында да торып кайткан, шуннан ары түзмәгән. Аякларым йөргәндә, зиһенем сау чакта үз өемдә яшим, дип кире кайтарттырган. Кыш көне балалар, үзләре булмаганда, кардан чистартып торырга бер авылдашларына әйтеп куйганнар.
Телефоннан хәлләрен көн дә белешеп тора балалары. Алай да без барганда әбинең телефоны көйсезләнгән чак иде. Икенче көн инде беркем белән дә хәбәрләшә алмаган. Андый хәлләр булганда, Әлмәттәге кызым күршеләргә дә шалтырата, ди үзе.
Минҗинан әбинең бар курыкканы да – җан тәслим кылып, бакыйлыкка күчә алмый озак яту. Ялгыз яшәгән әби-бабайларның барысының да уртак борчуы инде бу. Аның белән сөйләшкәндә, социаль хезмәткәрме, авыл советыннанмы – иртә-кич менә шундый ялгыз әбиләрнең хәл-әхвәлләрен сорашып, белешеп торучы булсын иде дигән уйлар килде. Бәлки, нәкъ шул вакытта аларга берәр ярдәм дә кирәктер. Илнең икътисадын үстерү өчен алны-ялны белми эшләгән буын бит алар – бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрдаим игътибарга лаек. Ә инде сабырлык белән чыдамлыкка алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев