"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районыбыз почтальоннары арасында үткән "Язылу буенча иң яхшысы" конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләргә премияләр тапшырды.
Архангел Бистәсе почта бүлекчәсе хат ташучысы Надежда Белозерцева иң актив һәм нәтиҗәле эшләүче хезмәткәр буларак танылып, безнең конкурста беренче урынга лаек булды. Аның участогында Бистәдә һәм Лебедкада 90 йортның 75есендә безнең газетага язылалар.
- Минем участокта район газетасына ялгыз яшәүче бик өлкән яшьтәге кешеләр генә язылмый, - ди Надежда, - калганнарын мин газетага язылырга күндермим, кемнең почта бүлекчәсенә килеп йөрергә вакыты юк, аларга үзем барам, акчасы булмаганнарын бурычка яздырам.
Конкурста икенче урын алган Зирекледән Федалия Файзырова да авыл халкы белән нәкъ шулай эшли, Екатерина Бистәсеннән Надежда Сударкина - өченче урында. Хат ташучыларның өчесе дә газетабыз редакциясеннән акчалата премияләр алдылар.
Почта бүлекчәсе хезмәткәрләренең барысына да авыр хезмәтләрендә уңышлар, исәнлек һәм гаилә бәхете теләп, рәхмәтләребезне белдерәбез.
Район газетасына алдан (вакытыннан элек) язылу 1 февральдән башланды. Безнең белән булсагыз, район хәлләре һәм яңалыклардан һәрчак хәбәрдар булырсыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев