Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелегең белән уртаклаш

Яңа Чишмә районында 1-10 декабрьдә инвалидлар ункөнлеген үткәрү - күркәм традициягә әверелде.

Ункөнлек нәтиҗәләре
Хәзергесе вакытта районда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 1113 кеше яши, шуларның 136сы — 1 төркем, 450се — 2 төркем, 527се — 3 төркем инвалидлар һәм 49ы — инвалид балалар. 
Традиция буенча, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен киң чаралар циклы үткәрелгән: концерт программалары, ял кичәләре, мастер-класслар, конкурслар, экскурсияләр, күргәзмәләр, өйгә килеп котлаулар. Мәдәният йортлары, китапханәләр һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләренең тыгыз эш итүләре ярдәмендә җылы котлау сүзләре белән һәм чәй табыннары оештырып, бәйрәм концертлары узган.
РМЙ белгечләре Халыкара инвалидлар көненә концерт программасы белән Интернат-йортта булганнар. Ветераннарның «Селяночка» вокаль төркеме белән бергә өлкән яшьтәге кешеләрне җырлар, биюләр белән сөендергәннәр. Һәр чыгыш алкышларга күмелгән. 
«Игелек бүләк ит» акциясе кысаларында клуб хезмәткәрләре сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барып, татлы бүләкләр тапшырганнар.
3 декабрьдә Яңа Иванаево мәдәният йортында авыл халкы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашкан. Чара дустанә атмосферада узган.
Архангел мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ярдәм кулы сузыгыз» акциясен үткәргән, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең йорт яны территорияләрен кардан чистартканнар. 
Черемухово АМЙда «Үз кулларың белән» («СВОими руками») дигән акция узган: сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр СВО зонасындагы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләрен үрүдә актив катнашканнар. 
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар өчен «Яңа ел фәрештәсе» дип исемләнгән иҗади мастер-класс үткәргәннәр. Биредә яшәүчеләр үз куллары белән Яңа ел чыршысына элеп куя торган уенчыклар ясаганнар. 
Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда «Без башкалар кебек үк, әмма бераз көчлерәк» дигән чара уздырылган. Аның максаты — мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм алар белән аралашу. Чарага чакырылучылар өчен мастер-класс һәм чәй табыны оештырылган.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Интернат-йортта шашка буенча турнир үткәргәннәр. Бу дусларча ярыш булган, анда өстәл уеннарын яратучылар катнашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнгән. 
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Кайгыртү» ХСХКҮдә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган һәм инвалид балалар өчен имбирь кушып ясалган перәннекләргә рәсем төшерү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Балалар үзләренең кулинар шедеврларын булдыру мөмкинлегенә ия булганнар һәм перәннекләрне кондитер глазуре белән бик теләп бизәгәннәр. 
Авыл китапханәләре «Дуслык кулын суз» игелек дәресләре һәм «Җылылык нурлары бүләк ит» исемдәге аралашу сәгатьләре, «Золотой день доброты — день душевной чистоты!» дигән әдәби бәйрәм үткәргәннәр. Моннан тыш, китапханәчеләр мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барып, яңа журналлар һәм китаплар китергәннәр, клуб хезмәткәрләре белән берлектә өйгә барып «Игелек бүләк ит» акциясен үткәргәннәр.
Яңа Чишмә Интернат-йортында берничә мөһим чара һәм шатлыклы очрашулар булган.
3 декабрьдә өлкән шәфкать туташы Вера Вәлиуллина социаль хезмәтләр алучылар өчен лекция укыган һәм «Үзенчәлекле кешеләр» темасына презентация күрсәткән.
4 декабрьдә Интернат-йортка искиткеч концерт һәм мастер-класс белән «Задорушка» көмеш волонтерлар ансамбле һәм «Ландыш» балалар бакчасыннан балалар килгән. 
«Олимп» УСЗ хезмәткәрләре Интернат-йортта яшәүчеләр өчен разминка һәм эстафета белән спорт бәйрәме оештырганнар. 
5 декабрьдә биредә «Селяночка» көмеш волонтерлар ансамбле һәм РМЙ хезмәткәрләре онытылмаслык музыкаль чыгышлар, ә кино челтәре «Лето — 41» фильмын тәкъдим иткәннәр. 
6 декабрьдә өлкәннәр өчен тагын бер бүләк ясаганнар — аларны чәй табыны артында кунак иткәннәр. Тәм-томнарны ирекле волонтерлар хәрәкәте кураторы Снежана Маланчева һәм Интернат-йортта яшәүчеләр янына ункөнлек дәвамында килеп йөрүче кунаклар алып килгән.
«Кайгырту» ХСХКҮнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Балаларга елмаю бүләк ит» акциясе кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларның өйләренә барып, тәм-томнар бүләк иткәннәр. 
Ункөнлек дәвамында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре мондый хезмәтләрне алучы кешеләргә бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәткәннәр. 
Спорт мәктәбе хезмәткәрләре Интернат-йортта яшәүче мөмкинлекләре чикле социаль хезмәт алучылар өчен спорт бәйрәме оештырганнар. Чарада катнашучылар үзләренә уңай тәэсирләр алганнар, спорт эстафеталарында рәхәтләнеп катнашканнар, кайберләре үз көчләрен ГТО нормативларын тапшыруда да сынап караганнар. 
«Аҗаган» яшүсмерләр клубында сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып ел саен үткәрелә торган «Янәшә булу җиңел» һәм «Ярдәм кулын суз» акцияләре узган, ә волонтерлар традиция буенча Интернат-йортта яшәүчеләр өчен чәй табыны оештырганнар. Моннан тыш, акциядә катнашучылар аларның барысына да үз куллары белән ясалган сувенирлар бүләк иткәннәр.
ФОРПОСТ директоры һәм профилактика отрядлары кураторлары тарафыннан «Тигез мөмкинлекләр дөньясы», «Тиңдәшләр арасында тиң» дигән тематик әңгәмәләр үткәрелгән. «Альтаир» хокук бозуларны профилактикалау отряды сәламәтлекләре чикле балалар белән үткәрелгән шахмат турнирында катнашкан. Шулай ук «Игелегең белән уртаклаш» акциясе дә оештырылган. 
Мәктәпләрдә балаларда игелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, юмартлык, шулай ук инвалидларга карата хөрмәтле, кешелекле, игътибарлы мөнәсәбәттә булуны тәрбияләү, аларны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары итеп танырга өйрәтү максатыннан «Игелек — дөньяны коткара» дигән тематик әңгәмәләр узган. 
Мәктәп укучылары сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар турында «Следж-хоккейчылар башлаган эшләрен ташламыйлар» дигән фильм караганнар. Шулай ук мәктәпләрдә ярминкә-сатулар узган, кергән акчалар онкология һәм гематология авырулары булган балаларга ярдәмгә китәчәк. Моннан тыш, укучылар үз куллары белән бүләкләр ясап, сәламәтлекләре чикле балаларга бүләк иткәннәр. 
5 декабрьдә «Үз игелегең белән уртаклаш» акциясе кысаларында сәламәтлеге чикле булу сәбәпле, өйдә белем алучы Ленино мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы сыйныф сәгатенә мәктәпкә килгән һәм Яңа ел гирляндасын ясауда катнашкан.
Мәктәпләрдә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның йорт яны территорияләрен кардан чистарту буенча «Кар десанты» акциясе уздырылган. Акция яшьләрдә игелекле гамәлләр кылу омтылышын тәрбияләү, җәмгыятьтә сәламәтлекләре чикле кешеләргә һәм пенсионерларга карата хөрмәт һәм бердәмлек хисләрен ныгыту максатыннан үткәрелгән. 
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Инвалидлар хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итү өчен «Уңайлы мохит» Бөтенроссия тоталь тесты" акциясе узган. Яңа Чишмә районыннан тестта 500дән артык кеше катнашкан. 
Халыкара инвалидлар көне барлык мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштерә! Без бу көннәрне алар өчен бәйрәмгә әверелдерергә телибез, шул чакта алар үзләренең көчле якларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев