Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле эшләр чын күңелдән эшләнә

Һәр авылда җәмгыятькә «хезмәт куючы» кешеләр бар. Алар моны үзләрен кешегә күрсәтү максатыннан түгел, ә авыл тормышындагы проблемалардан читтә кала алмаганга эшлиләр. Өстәвенә, бушлай да әле.

Яхшылыкның кадерен белик 

Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров безгә Новопоселенная Лебедкада яшәүче Игорь Быков турында сөйләде, аны поселоктан ераграк урнашкан авылны төзекләндерүдә үзенең беренче ярдәмчесе дип атады.

Игелекле эшләр чын күңелдән эшләнә

«Бу — барлык авыл кешеләренә файда китерә торган, байтак кына эшләрне үз өстенә алучы кеше. Ул беркайчан да проблемалардан читтә калмый, ә үзе генә хәл итә алмый торганнары белән безгә — башкарма комитетка мөрәҗәгать итә», — диде АҖ башлыгы. 

Игорь Николаевич аның янына килүебезнең максаты турында белгәч, кул гына селтәде: «Нигә? Эшләдем һәм бетте-китте. Авыл үземнеке бит, бу үз ишегалдыңда тәртип саклауга тиң». 
Игорь миңа үзенең бала чагы турында сөйләде. Ул гаиләдә унберенче яки уникенче бала булып туган: игезәк малайларның кайсысы беренче дөньяга килүе турында хәзер инде төгәл әйтеп булмый. Ир-туганы Олегның буе озынрак булганга, аны «өлкәнрәк» дип санаганнар. 

Биш яшьлек вакытта малайлар әтисез калган: ул 1 сентябрьдә, өлкән абыйлары Александр һәм Валерий (алар да игезәкләр) беренче сыйныфка укырга кергән көнне үлгән. Ул вакытта малайларның тагын да өлкәнрәк абыйларына — Виктор һәм Владимирга 13 һәм 12 яшь була, ә гаиләдәге иң олы балалары инде мөстәкыйль яшәгәннәр. Шулай итеп, әниләре балигъ булмаган алты малай белән ялгыз калса да, аларны тырышлыкка һәм кешеләргә карата хөрмәт күрсәтә белүгә өйрәтә алган. 

Сигезьеллыкны тәмамлаганнан соң Олег шәһәргә укырга китә, ә Игорь әнисе белән кала һәм совхозга эшкә керә. Ул терлекче дә, балта остасы да була, соңрак күп еллар дәвамында тракторчы булып хезмәт куя. Колхозлар һәм совхозлар таркалгач, Игорь ТКХга тапшырылганчыга кадәр, суэтем башнясында эшли. 

Авыл халкы шулай гадәтләнгән инде, су булмау белән бәйле һәм башка проблемалар белән дә алар Игорьга шалтыра, моннан тыш, аны җирле зиратта тәртип өчен җаваплы кеше итеп тә билгеләгәннәр. Бу исә үлгән туганнары: әти-әнисе һәм игезәк абыйсы янына килгәч, ауган өрәңге агачын җыештырудан башланып китә. Балачактан ук проблемалардан читтә калмаска күнеккән кеше буларак, ул авылга кайтып, ир-атларны чакыра һәм алар бергәләп территорияне чистарталар. Шул вакыттан бирле авыл халкы, килеп чыккан төрле нәрсәләр хакында Игорь Быковка җиткерә. 

«Хәзер авыл территориясен төзекләндерү эше барыбызга да кагыла. Үзара салым кертелгәннән бирле байтак кына мәсьәләләр күпкә тизрәк һәм җиңелрәк хәл ителә башлады. Күп кенә авылдашларыбыз моны аңлый, акча җыюда һәм киләчәк эшләрне планлаштыруда катнаша. Теләгән һәр нәрсәгә дә акча җитми, билгеле, әмма барысы да берьюлы хәл ителми бит. Кайберәүләргә моны аңлатырга туры килә. Авылыбызда саран кешеләр юк-югын, әмма уртак эшкә барысы да үз өлешләрен кертми шул», — ди әңгәмәдәшем.

Алдарак әйтелгәнчә, һәр авылда да җәмгыятькә чын күңелдән «хезмәт итүче» кешеләр бар, әмма шул ук вакытта халык арасында шушы игелекле кешеләрдән файдаланучылар да очрый. Өстәвенә, башкалар хисабына рәхәт күрүчеләр яхшылык эшләүчеләргә карата рәхмәтсез булалар. 

Игорь үзенең игелекле гамәлләр эшләве турында сөйләргә яратмый: "Эшләдем һәм бетте-китте. Минем турыда артык мактап язмагыз, авылдашлардан яхшы түгел«,- ди ул. 

Нәтиҗәдә, игелекле эшләрне кешеләр белмәслек итеп башкарганда, без аларның әһәмиятен киметәбез, ә кеше тарафыннан эшләнгән барлык яхшылык үзеннән-үзе шулай тиештер дип кабул ителә. «Әгәр яза калсагыз, авылдашларым турында да әйтегез, алар һәрвакыт җәмәгать эшләренә вакыт таба һәм беркайчан да битараф калмыйлар», — диде Игорь Быков.
Бу хакта әйтергә теләмәсәм дә, әйтүем урынлы булыр дип уйлым. Игорь аның тырышлыгын авыл бәйрәмнәрендә Рәхмәт хатлары һәм, хәтта кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтүче Красный Октябрь АҖ башкарма комитеты җитәкчелеге тарафыннан гына түгел, ә әлеге кешенең балачактан ук инвалид була торып, бер көнен дә өй яки җәмәгать эшләреннән башка үткәрмәгәнен белеп торучы авылдашлары тарафыннан да яхшы мөнәсәбәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев