Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелекле кешеләр бар ул...

Социаль хезмәткәрләр - ул гражданнарга тиешле ярдәм күрсәтү эшен оештыручы һәм гражданнар тарыган кризис хәлләреннән чыгу юлын эзләүдә бөтен көчләрен бирүче кешеләр.

Эш фронты зур

Матди ярдәм бүлеге мөдире Людмила Сорокина, социаль хезмәт белгечләре Елена Ярушкина һәм Вера Вәлиуллина, бүлек начальнигы Наталья Гурьева

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан кешеләр язмышына битараф калмаган кешеләр турында халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Наталья Гурьева сөйли.
- Кызганычка каршы, соңгы елларда тормыш хәле авырлашкан кешеләр арта тора, бу стресска, үз-үзеңә бәя бирүнең түбәнәюенә китерә. Социаль хезмәткәрләр кешеләр проблемасының шактый өлешен үзләренә алалар. Безгә мохтаҗлар да, хәлле кешеләр дә килә. Кемдер матди ярдәмгә мохтаҗ булса, кемгәдер аралашу, психологик ярдәм җитешми.
Шулай ук ай саен социаль яклау бүлеге белгечләре тарафыннан 7 меңнән артык кешегә төрле пособиеләр һәм компенсацияләр исәпләнелә.
Моннан тыш, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренә, пенсионерларны санатор-курорт дәвалануга озату оештырыла, интернат-йортларга урнаштыру өчен документлар тутырыла, студентларга социаль стипендия алу өчен һәм башка максатларда белешмәләр бирелә.
Күңел җылысы биреп
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наилә Ибраһимова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Марина Любимова һәм "Кайгырту" ХСХКҮ начальнигы Наталья Иванова
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре көн саен ярдәмгә мохтаҗ ялгыз кешеләр турында кайгырталар. Ялгыз картлар, җәмгыятьтә үз урынын югалткан кешеләр, ата-ана тәрбиясеннән - игътибарыннан мәхрүм калган кешеләр өчен социаль хезмәткәрләр - еш кына соңгы өмет, соңгы ярдәм.
"Кайгырту"да ике бүлек: Өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү һәм Гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшли. Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге үзеңә- үзең хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалткан һәм чит кеше ярдәменә, өй шартларында социаль-көнкүреш ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык күрсәтә. Хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ 102 инвалид һәм өлкән кеше бар.
Социаль ярдәм бүлеге тарафыннан гаиләгә һәм балаларга күзәтүсезлек, тәртип бозулар, балигъ булмаганнар наркоманиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча профилактик чаралар оештыра. Бүлектә уңышсыз гаиләләр (кызганычка каршы, аларның саны даими артып тора) исәптә тора. Бүлек белгечләре даими рәвештә әлеге гаиләләрдә патронаж үткәрәләр, бүлеп бирелгән матди ярдәмнән һәм социаль түләүләрдән файдалануларын контрольдә тоталар, элек кулланышта булган әйберләрне җыюны һәм аларны өләшүне оештыралар.
Икенче өйләре
Картлар йорты социаль хезмәт белгече Гүзәлия Мостафина, шәфкать туташы Елена Черняк, директор Наталья Шилова, пешекче Наталья Соловьева
Наталья Шилова җитәкчелегендәге Картлар йорты хезмәткәрләре, монда яшәүчеләр (45 кеше) үзләрен язмыш кочагына ташланган кебек тоймасыннар өчен, барлык тырышлыкларын куеп эшлиләр.Кешеләргә риясыз хезмәт күрсәтү ансат түгел, күп көч һәм сабырлык таләп ителә. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Людмила Сорокина, социаль белгечләр Елена Ярушкина һәм Вера Вәлиуллина, Картлар йортында социаль эшләр буенча белгеч Гүзәлия Мостафина, пешекче Наталья Соловьева, шәфкать туташы Елена Черняк, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наилә Ибраһимова, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Марина Любимова, социаль хезмәткәрләр Рузилә Юсупова (Акбүре авылы), Людмила Иванова (Красный Октябрь), Гүзәлия Әхмәтова (Тубылгы Тау), Мария Ханжина (Черемухово Бистәсе), Раҗия Галиуллиналар (Ерыклы авылы) үзләрен игътибарлы хезмәткәрләр итеп танытканнар.
Мәшгульлек үзәге
Мәшгульлек үзәге директоры Резедә Хөснуллина, әйдәп баручы инспектор Ильвира Танатарова , баш бухгалтер Энҗе Мусина
Мәшгульлек үзәгенең эшчәнлеге, үткән еллардагы кебек үк, гамәлдәге административ регламентлар кысаларында Эш белән тәэмин итүгә булышлык итү программасын тормышка ашыруга юнәлтелгән. 187 кеше үзенә яраклы эш эзләүдә һәм хезмәт базарындагы хәлләр турында мәгълүмат алуда булышлык итүләрен сорап, 98 граждан эшчәнлек өлкәсен сайлау максаты белән һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри укыту мөмкинлеге буенча хезмәт күрсәтүне өметләнеп мөрәҗәгать иткән.
Мәшгульлек үзәгендә эштә төп бурычлар: эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү, чөнки хезмәт базарындагы киеренкелек турыдан-туры алар тәкъдим иткән вакансияләрнең санына һәм сыйфатына бәйле.
Үз-үзләрен аямый эшлиләр

Яңа Чишмә РПФ бүлеге коллективы, белгечләр: Людмила Бутина, Алексей Юрин, Елена Закирова, Диләрә Сәлихова, начальник Ольга Попкова, шофер Николай Шешолин, техник хезмәткәр Елена Кудряшова, белгечләр: Татьяна Астраханцева, Миләүшә Минабетдинова.
ТР Яңа Чишмә районындагы РПФ бүлеге 4118 пенсионерга, меңгә якын иминиятләштерүче һәм 14 меңнән артык иминиятләштерелгән шәхескә хезмәт күрсәтә.
90лап анага баласы яшь ярымга җиткәнче ай саен бала караган өчен пособие исәпләнә, 570 гаилә баласы бакчага йөргәнгә компенсация ала. Шулай ук социаль яклау органнарына авыл интеллигенциясенә социаль ярдәм чаралары өчен исәп-хисап ясау да йөкләнгән. Педагогларга, медикларга һәм социаль хезмәткәрләргә - 84 кешегә коммуналь хезмәтләр өчен ташлама (исәп-хисап) ясала, 688 хезмәт ветераны ай саен коммуналь түләүләр өчен ташлама - акчалата түләүләр һәм субсидия ала, ике меңләп пенсионерга ай саен түләүләр билгеләнә.
Язманы Лариса
ФЕДОРОВА әзерләде.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев