Көнкүреш газы белән эш иткәндә саклык чараларын үтәгән очракта гына ул безнең ышанычлы дустыбыз һәм ярдәмчебез булып тора.
Газ исе килгәндә түбәндәгеләрне белергә кирәк:
- ут, шырпы, ут кабызгычларны кабызмагыз, телефоннан файдаланмагыз;
- бинаны җилләтү өчен ишекләрне һәм тәрәзәләрне ачыгыз;
- 04 телефоны буенча газ хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.
Төзек булмаган газ җиһазыннан файдалану , газ плитәсен янучан материаллар янына урнаштыру, газ тутырылган, шул исәптә буш газ баллоннарын өйдә саклау, бина эчендә газ тутырылган баллоннар урнаштыру катгый тыела.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев